Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 июнь 2019, 12:10

90 яшьлек гәзит укучыбыз бүләк отты

Атна саен үткәрелгән чараның яңа җиңүчеләре билгеләнде

Исегезгә төшерәбез, “Туймазы хәбәрләре” гәзитенә язылу дәвам итә. Икенче ярты еллыкка язылган һәм квитанция күчермәсен редакциягә китергән гәзит укучыларыбыз арасында атна саен бүләк уйнатыла.

Бу юлы бүләккә ия булучылар арасында Кандракүлдә яшәүче 90 яшьлек Мансур Вәлиев та бар. Ул район гәзитен 1942 елдан бирле алдыра икән. Аның белән бергә бу атнада Туймазыдан Рәмзия Урманова, Әхсән Әхмәдуллин, Мөнирә Гыймадиева, Миңнемөхәмәт Вәлиев, шулай ук Түбән Бишендедән Зөлфия Фәтхетдинова, Кыска-Елгадан Зимфира Шәйхиева, Үрмәкәй авылыннан Альмира Гәрәева да бүләкле булган.
Читайте нас: