Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь 2019, 13:32

Өмет чаткысы

“Кешеләрнең күзендә өмет уты кабыну – безнең өчен иң зур бүләк”, – ди җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге хезмәткәрләре

Русиядә Җәмәгать хезмәткәре көне 2001 елдан бирле билгеләнә. 8 июнь очраклы гына сайланмаган. Нәкъ шул көнне 1796 елда Петр I барлык мохтаҗларга ярдәм күрсәтәчәк беренче гарипләр йорты оештыру турында указ чыгара.

БР Халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәгенең Туймазы районы һәм шәһәре филиалы директоры Альмира Фәттахованың кабинетында иң элек күзгә ташланганы – купшы чалмабашлар гөлләмәсе.

— Безгә аны Лидия Андреевна Рукавишникова бүләк итте, – ди елмаеп, Альмира Мирзаһит кызы. – Без аңа Бөек Ватан сугышы инвалидының тол хатынына тиеш пособиене рәсмиләштерергә ярдәм иттек, рәхмәт йөзеннән берничә ел инде үз бакчасында үскән шундый чәчәкләр җибәрә ул.

Альмира Мирзаһит кызы филиалга кимендә 15 ел җитәкчелек итә. Шушы дәвердә ул күпне күргән, әмма бары тик яхшылыкны гына хәтерләвен билгели.

— Без һәрвакыт кешене тыңларга һәм кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәргә әзербез, – дип дәвам итә ул. – Коллективымнан уңдым – хезмәткәрләребез ачык, тырыш. Безнең тармакта каты бәгырьлелеккә, битарафлыкка урын юк, без кешеләр белән эшлибез, аларның тормышында болай да сынаулар җитәрлек.

Бу оешма коридорларында һәрвакыт кеше күп – балалы әниләр, яшь гаиләләр, инвалидлар, әби-бабайлар. Тормышта авыр хәлдә калган кешеләр ярдәм сорап килә. Биредә аларга тиеш ташлама һәм түләүләрне аңлатып кына калмаячаклар, юатачаклар, иртәгәсе көнгә өмет уятачаклар.

Шәһәребездәге һәм райондагы меңләгән кешенең тормыш сыйфаты җәмәгать хезмәткәрләренең һөнәр осталыгы һәм хәбәрдарлыгы, шәхси сыйфатларына бәйле. Филиал хезмәткәрләре көн саен иллеләп кешене кабул итә, бирегә килүче һәркем үзенә карата игътибарлы мөнәсәбәт көтә. Директор урынбасары Гөлназ Хәлиуллина әйтүенчә, документларда ул беренче чиратта ярдәмгә мохтаҗ кешенең шәхесен күрә:

— Кайбер гаиләләр турында шулкадәр күп беләм ки, алар минем якын кешеләргә әверелә. Ярдәм итү өчен бар мөмкинлекләрне һәм юлларны күздән кичерәбез: түләү алуга өмет иткән кеше аерым шарт-таләпләргә җавап бирергә тиеш. Бергәләп хәлдән чыгу юлын эзлибез, нәрсә эшләргә кирәклеген аңлатабыз. Һәр хәл-вакый-ганы баш аша гына түгел, йөрәк аша үткәрәбез.

Гөлназ Дамир кызы яшәү чәмен тергезү өчен нинди сүзләр сайларга кирәклеген белә. Бервакыт янына олы яшьтәге ханым килә. Тормыштан зарлана, сүз арасында хәтта өйдәге гөлләр корыды дип ычкындыра. Аның исә шау чәчкәдә утырган миләүшәләрне

күреп сөенәсе килә. Гөлназ Дамир кызы озак уйлап тормый – тәрәзә төбендәге чүлмәкле гөлен бүләк

итә.

Күптармаклы үзәкнең халык мөрәҗәгатьләре белән эшләү һәм үзара хезмәттәшлек бүлегенә бертуктаусыз халык агыла. Хезмәткәрләрнең бурыч даирәсе киң: “Хезмәт ветераны” исеме бирүдән башлап, кимендә

биш балалы гаиләләргә яңа ел бүләкләре таратуга кадәр. Мохтаҗ гаиләләргә иң нәтиҗәле ярдәм чараларының берсе исәбендә

бүлек начальнигы Ирина Ганиева контракт нигезендә анык җәмәгать ярдәме күрсәтүне билгеләп үт-

те.

— Бер тапкыр бирелүче матди ярдәм бу – шәхси йортта яшәгән гаиләгә сыер малы яки вак мал, куян, кош-корт сатып алу өчен 50 мең сумгача, үз кәсебен ачуга 100 мең сумгача бирелә. Бу акчаны алу өчен мөрәҗәгать итүчеләр тиешле документлар тапшырырга тиеш, әлбәттә. Аннары комиссия нәтиҗә чыгара.

Ел башыннан мал сатып алуга 22 гаилә акча алды, шәһәрдәге ике кеше үз кәсебен ачты.

— Безнең өчен иң зур бүләк – гади рәхмәт, – ди Ирина Фёдоровна. – Кешеләрнең күзендә өмет чаткысы, балаларның йөзендә елмаю күрү зур бәхет. Күптән түгел ишле балалы әни килде. Анык ярдәм акчасына сыер сатып алганнар, ул бозаулаган. Сөтен сатып, гаилә шул акчага тагын бер сыер алалган. Димәк, хуҗалыгын киңәйтәлгән, авыр хәлдән чыгалган. Безнең эшнең төп нәтиҗәсе шул инде.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: