Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
10 июнь 2019, 11:55

Әберкәле куян

Американың Аризона штатында Ольга Хисмәтуллина тарафыннан иҗат ителгән 29 йомшак уенчык яши


Кул эшенә маһир һәр кешенең үз тарихы бар. Ольга турында без беренче тапкыр тугыз еллап элек яздык – ул чакта оста постаудан интерьер өчен Тильд курчаклары иҗат итә иде. Кызыклы фикерләр һәм яңалыкка омтылу аны йомшак куяннар тегүгә илһамландыра. Колакларын бәләкәй генә картиналар өчен палитра буларак куллана.


2012 елда, ул эш башлаган чорда, андый шешколакларны ясаучы булмый әле. Хыялына, чын осталар дөньясына вак кына адымнар белән атлап, озак еллар килә ул.

Ольганың тупланмасында йомшак аюлар, фил, дуңгызлар бар, әмма төп каһарманнары – куяннар. Аның эшләренә өлкәннәр сокланып туялмый. Балалар турында әйтәсе дә юк. Алар бу уенчыклар белән йоклый, уйный, үсә төшкәч, рюкзакларында бөтү урынына йөртә. Кул эше остасы үзенең уенчыклары бүлмәләрне бизәргә тиеш дип исәпли, югыйсә.

Хисмәтуллина өчен һәр эше якын. Уенчыкның һәр өлеше, киеме өстендә җентекле уйлый ул. Башта эскизын сыза, аннары тукыма сайлый, интернеттан кирәкле чимал табып ала. Әйткәндәй, тукымалар табигый, асылда узган гасырныкы, күзләре тере булып күренсен өчен юка пыяладан булырга тиеш.

— Җәмәгать челтәрлә-рендә күп нәрсә табарга була, – ди оста. – Анда сыйфатлы тукымадан винтаж әйберләр тәкъдим ителгән үзенчәлекле базарлар бар. Өстәвенә, чит илдә яшәүче танышларым “чарлактан сату” дип аталучы махсус урыннарга йөри (анда әйбер арзанга сатыла) һәм миңа гадәти булмаган товар сайлый. Мәсәлән, анда XIX гасыр башы француз челтәреннән (шантилья) блузка яисә япма табарга мөмкин. Аны ул чорда кулдан үргәннәр һәм аңардан тегелгән әйберләрне фәкать хәлле кешеләр генә кигән. Йомшак уенчык киеменә челтәр өстәп, гаҗәеп пальто яисә күлмәк тегәргә мөмкин. Бер куянга кимендә 1,5 мең сумлык тукыма китә. Үземә исә акча жәллим мин. Илһам, мавыгу, яраткан шөгыль шулдыр инде.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: