Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 июнь 2019, 19:43

Наилич музее

Наилич музее


Балаларны яклау көнендә күркәм йола буенча шәһәребезгә танылган спортчылар һәм “Беренче канал”, “Матч-ТВ” комментаторлары килде
1 июньдә бар нәрсә балалар өчен иде: кояш, спорт ярышлары һәм күңелле уеннар. Чаралар Октябрь мәйданында да, үзәк мәдәният һәм ял паркында да барды. Әмма иң күмәк бәйрәм мәйданчыгы «С.Н. Гыймаев исемендәге Туймазы-Арена» боз комплексында булгандыр, мөгаен.
Анда йолдызлы десант “төште” – “Русия матбугаты” хоккей командасы бу, аның исәбендә мәшһүр шәхесләр уйный, мәсәлән, “Беренче канал”ның “Время” программасы корреспонденты Антон Верницкий, “Матч-ТВ” телеканалы журналистлары Денис Казанский һәм Роман Скворцов, хоккей эксперты, Европа чемпионнары Кубогы иясе Алексей Бадюков, хоккей буенча дөнья чемпионы һәм Русия җыелма командасы исәбендә Олимпия уеннары бүләкләнүчесе Андрей Николишин, КХЛ чемпионаты бронза иясе кече Сергей Гыймаев...
Мәркәзебез командасы Туймазыга дүртенче ел рәттән килә. Алар спорт сабан туенда, шаян стартларда, чемпион белән күнегүдә катнашты. Әмма Боз комплексында сигез тапкыр СССР чемпионы, Русиянең атказанган тренеры, эксперт һәм хоккей комментаторы Сергей Наил улы Гыймаев (дуслары аңа үз итеп, Наилич дип мөрәҗәгать иткән) истәлегенә музей ачылу төп вакыйгага әверелде. Безнең спорт корылмасына спортчының вафатыннан соң аның исеме бирелде. Белоруссиядә туса да, һәрчак Туймазы районын кече ватаны дип таныды ул. Нәкъ биредә, Кәкребаш авылында, әтисе Наил Җәмгытдин улы дөньяга аваз салган. Шуннан фронтка киткән.
Музейда танылган спортчы һәм тележурналистның шәхси спорт амунициясе, истәлеккә төшкән фотолары, бүләкләре, җанатарларны кызыксындырган башка ядкәрләр урын алган. Гыймаевның улы – Сергей Сергеевич билге-ләвенчә, бу әйберләр әтисен гомер буе озата йөргән, аның хезмәт баскычы буенча күтәрелүенә ярдәм иткән, алар туймазылыларга якташлары белән якыннан танышу мөмкинлеге бирәчәк, яшь спортчыларны исә музей үҗәт күнегүләргә һәм максатларына ирешүгә илһамландырачак.
Музейны ачып, муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов күргәзмә Сергей Наил улының туганнары, дуслары, хезмәттәшләре тарафыннан тулыланыр һәм легендар якташыбызга карата ихтирам да буыннан-буынга тапшырылыр дигән ышаныч белдерде.
— Сергей Наил улы гаҗәеп кеше иде. Ул катлаулы нәрсәләрне дә гади сүзләр белән аңлата белде, – дип билгеләде Роман Скворцов. – Күпләр нәкъ аның хәл-вакыйгаларга карата нәзакәтле төгәл күзәтү һәм кисәтүләре аша хоккей белән мавыгып китте һәм боздагы алышлар өчен янып-көйде. Фоторәсемнәргә күз салам да, аның тавышын, тамашачы битарафлыкны кичермәячәк, фәкать алга барырга һәм көрәшергә дигән үлемсез сүзләрен ишетәм. Мин аны бүген үз арабызда тоям. Музей ачу – шатлык-лы вакыйга түгел, әлбәттә, әмма бүген хис-тойгылар якты, чөнки Наилич хоккей, “Русия матбугаты” командасы, шәхсән минем өчен байтак эшләде. Район Хакимиятенә, “САВА” ит комбинатына биредә остазыбызның, дустыбызның истәлеген мәңгеләштергән өчен, ел саен безне беренче июньдә көтеп алуыгыз өчен рәхмәт.
Диана Насыйбуллина.
Читайте нас: