Мәскәүнең танылган хоккейчылары һәм телевидение журналистлары чираттагы тапкыр Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чараларында катнашачак.
Иҗади һәм талантлы “Русия матбугаты” командасы барлык чараларда – күңелле стартлар, чемпион белән зарядка, хоккей буенча осталык дәресе,
С. Гыймаев исемендәге музейны ачу тантанасында катнашачак. Әмма иң мөһиме – боз өстендә кайнар уеннар – “Русия матбугаты” командасының “САВА”, “Газпром” командалары белән алышлары көтелә.
Былтыр үзәк паркта салынган Чемпионнар сукмагын төзекләндерүгә дә вакыт табачак кунаклар.Чаралар