Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
27 Май 2019, 12:01

Менә шундый ул Маша. Үзебезнеке

Бик яхшы билгеләргә генә укуы нәтиҗәсендә Мария Ермошина ел укучысы исеменә лаек булды

Гадәттә уку елы азагында районыбызда укуда, иҗатта, спортта һәм җәмәгать тормышында зур уңышка ирешкән укучыларны хөрмәтлиләр. Быел да бу йолага тугры калдылар. “Родина” мәдәният йортында муниципалитет-районның XIV сәләтле балалар слёты үтте, анда 380 бала район Хакимияте башлыгы Айдар Суфияновтан котлау кабул итте.

Айдар Рифгать улы укучыларның Бөтенрусия фән олимпиадасының төбәк өлешендә җиңүче һәм бүләкләнүче 44 кешегә Хакимиятнең Рәхмәт хатларын һәм өч мең сум акчалата премия тапшырды (акча “Туймазы районы муниципалитет-районында мәгарифне үстерү” программасы кысаларында бүленде).

Иҗатта һәм спортта югары нәтиҗәләргә ирешкән өстәмә белем бирү оешмалары укучылары, шулай ук тикшеренү бәйгеләре бүләкләнүчеләре һәм җиңүчеләре мәгариф идарәсенең Рәхмәт хатлары белән билгеләнде.

Үз төркемнәрендә олимпиада хәрәкәте алдынгылары – Туймазы 7нче мәктәбе, 1нче интернат-мәктәп, Серафимовка 3нче һәм Дуслык мәктәпләре.

“Ел укучысы” исеменә 7нче мәктәпнең 11б сыйныфы укучысы Мария Ермошина лаек булды. Быел ул укучыларның Бөтенрусия фән олимпиадасының тарих, хокук белеме һәм җәмгыять белеме буенча республика өлешендә бүләкләнде.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: