Үзгәртеп кору елларында илебезнең йөзләгән предприятиесе үзенең хокукый дәрәҗәсен алыштырды. Күпләре – хәтта берничә тапкыр. Берәүләр кәсеп чоңгылыннан йөзеп чыга алса, бәгъзеләре төпкә китте. Әмма бу завод-фабрикаларга гомеренең кимендә 20, 30, 40 елын багышлаган кешеләр дә бар. Яшь буын хәтерендә үзләренең исемнәре генә түгел, хәтта кайчандыр тоташ илебезгә шаулаган предприятие атамалары калмавы кәефен кыра аларның.
Туймазы геофизика җиһазлары һәм аппаратлары (ТЗГОиА) заводының бу хәлгә канәгатьсезлек белдергән элекке эшчәннәре очрашу оештырырга карар итә. Үзләрен завод биләмәсенә үткәрүләренә ирешә алар (тик цехларга эләгә алмыйлар). Эчке ихатада шау-чәчәккә төренгән алмагач астында басып торалар. Һәм сөйләшеп сүзләре бетми...
17 майда күптән кеше йөрмәгән ишек төбенә җыелалар. Ара-тирә: “Петровна, бирегә кил – танымыйсыңмени?”, “Рәйханә Сәхәбетдиновна, синме бу? Бөтенләй үзгәрмәгәнсең ич”, “Абдуллович ничек анда – ишетелми, күренмиме?”, “Клара Шәяхмәтовнаның дүрт онык баласы бар икән инде”, – дигән сүзләр ишетелә. Беренче тәэссоратларын уртаклашып, заводның чая кызлары дәрәҗәле генә сөйләшеп торган ир-егетләргә таба борылды: “Малайлар, нигә читтә торасыз? Килегез безнең янга”. Иң яшь “малайлар” 70тән өстә, югыйсә.
Диктофонлы журналистны күргәч, алар, хисләнеп, үзләрен борчыган мәсьәләләр турында сөйли башлады. Заводның берничә дистә ел рәттән уңышлы эшләве, аның ярдәме белән шәһәрдә күпкатлы йортлар, балалар бакчалары, иҗтимагый-мәдәни көнкүреш объектлары төзелүе турында сүз барды. Хәзерге яшьләр исә бу хакта бернәрсә дә белми.
– Мин биредә 1971-2000 елларда складта, техника бүлегендә эшләдем, – ди Александра Белоглазова. – Бу очрашуны үткәрү теләге берничә ел элек уянды. Исемдә, үз йомышым белән заводка кердем, ишек төбендә предприятиенең элекке эшчәне тора. Бирегә мәктәпне тәмамлау белән урнашкан ул һәм пенсиягә кадәр хезмәт салган. Баксаң, хезмәттәшем инсульт кичергән һәм үзенең цехына барып килергә уйлаган. Сакчылар аны кертмәгән. Мин аны заводка үткәрү өчен директорга кадәр барып җиттем.
Аңлыйсызмы, ТЗГОиА белән иң якты хатирәләребез бәйләнгән. Без чыннан да зур тату гаилә идек. Шатлыкта да, кайгыда да. Туйларны да биредә үткәрә идек хәтта. Яшьләр – завод эшчәннәре, ЗАГСтан туры бирегә килә, хезмәттәшләре табын әзерләп тора. Берәр сәгать утыралар да – ары китәләр. Зур бәйрәмнәр алдыннан директор, парторг, комсорг цехлар һәм бүлекләр буйлап йөри, бәйрәм белән котлый. Моңа акча да кирәкми, әмма коллективны дуслаштыра.
– Мин бирегә 1972 елда килдем, – дип сүзгә кушыла Ольга Токарева. – Исемдә, заводта слесарь-ремонтчы булып эшләгән бабам кисәтеп куйды: институтка кермәсәң – минем арттан җиһазлар салынган чемодан күтәреп йөриячәксең. Шулай булып чыкты да. Тик чемодан күтәреп йөрмәдем – хезмәт юлымны токарь өйрәнчеге булып башладым, тора-бара кадрлар бүлеге начальнигына кадәр үстем. Минем кебекләр байтак иде биредә: яшь егет һәм кызлар безгә урамнан килеп керде хәтта. Башта өйрәнчек итеп алдылар, берничә айдан исә алар, имтихан тапшырып, разрядка ия булды. Газиз предприятиемә 33 ел гомеремне багышладым. Ак яулык бәйләп, токарь станогы артында чуеннан втулка-бөкеләр чарлаганымны әле дә хәтерлим.
Бу чарада заводның элекке эшчәннәре ТЗГОиАдан ветераннар оешмасы рәисен сайлады һәм ешрак очрашырга кирәк дигән нәтиҗәгә килде.
Майның ямьле бер көнендә чәчәк аткан агачлар күләгәсендә әңгәмәләр озак тынмады. Биредәге эскәмияләрдә кайчандыр кочак-кочак гәзит ята, якындагы ларёкта төрле җиләк-җимеш, кабымлык сатып алып, тиз генә капкалап алырга була иде. Һәм, эш урынына кайтып, кирәкле һәм мөһим эшеңне дәвам итәргә. Бүген бу вакытларны шау-чәчәкле алмагач кына хәтерләтә.