Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2019, 12:01

Кимсетелгәннәр

Француз классигы Виктор Гюго романы каһарманнары янәшәбездә яши

Дөнья әдәбияты классигы Виктор Гюгоның 1862 елда нәшер ителгән “Отверженные” әсәре әле дә көнүзәклеген җуймый. Тоташ дәвер үтте, башка замана килде, әмма бүген дә анда туры юлдан тайпылган, иҗтимагый мохиттән төшеп калган һәм билгеле яшәү урыны булмаган затлар дәрәҗәсе алган кешеләр бар.

2012 елгы халык исәбен алу мәгълүматлары буенча, илебездә кимендә 100 мең сукбай яши. Әмма белгечләр урамда яшәүче кешеләрнең анык исәбе 4,5 миллион тәшкил итә дип фаразлый.

...Рөстәм кайчандыр бәхетле гаилә башлыгы булган һәм яхшы хезмәт хакы алган, әмма хәмергә һәвәслеге гаиләне җимергән, эшсез калдырган. Чираттагы кәеф-сафа кору вакытында исә әшнәсе ата йортын сатарга “ярдәм иткән” һәм бу кеше урамда торып калган. Хәзер ул вакытлыча эшләп тапкан акчага көн күрә һәм киләчәген күз алдына да китерә алмый.

48 яшьлек Антонина да имин тормышта яшәми – ул бик каты эчә. Бәхеткә, фатиры бар аның, әмма анда яшәрлек түгел, берничә ел элек тәмәке тартканда ут белән саксыз кылану нәтиҗәсендә янгын чыккан.

– Яшь чакта чибәр һәм җилбәзәк идем. Үз теләкләремне генә канәгатьләндереп яшәдем. Бөтен дөнья минем аяк астында булыр дип уйладым. Хәзер картаям, эшли алмыйм һәм инвалидлык буенча кечкенә генә пенсия алам. Мин хәзер беркемгә дә кирәкмим...

Ул бу очракта хаклы түгел. Андый кешеләргә җәмәгать хезмәтләре ярдәм күрсәтә. Алар әллә нәрсәләр тәкъдим итмәсә дә, өс, аяк киеме, азык-төлек тупланмасын (батон, томалап пешерелгән ит, тиз әзерләнүче токмач) мохтаҗларның барысы да алала. Күптән түгел Туймазыда “Исток” халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәгендә анык яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм йөзеннән “Кешеләргә күмәкләп ярдәм итик” чарасы үткәрелде. Шулай ук аларга җәмәгать хезмәтләре адреслары белән белешмәлек, флюорографиягә юллама таратылды, медицина ярдәме күрсәтелде.

Анык яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү буенча Республика комплекслы җәмәгать үзәге бүлекчәсе мөдире Илдар Садрыев сүзләренә караганда, мондый күчмә чараларны алар биш ел үткәрә. Максатлары – ашыгыч җәмәгать ярдәме.

– Гадәттә сукбайлык бу кешеләрнең аңына бәйле, – ди Үзәк белгечләре. – Асылда моңа хәмер гаепле, наркотик-лар сирәгрәк. Алар тормыш максаты булмаганга эчә башлый. Бу кешеләрне бомжлар дип атыйлар, әмма бу дөрес түгел. Бу тормыш сукмагыннан бераз читкә тайпылган кешеләр, һәм алар ярдәмгә мохтаҗ. Алар туйдырган өчен безгә рәхмәт укый. “Без сине туйдырырга гына түгел, үзеңнең нинди сукмакта басып торуың , кая баруың, киләчәгең турында уйланырга ярдәм итәргә килдек. Нәрсәнедер үзгәртергә телисең икән, без сиңа ярдәм итәрбез,” – дип җавап бирәбез без. Сирәк кенә булса да, кыек юлга баскан кешеләрнең бер максатсыз тормыштан ваз кичеп, барысын да яңадан башлау очраклары була.

Анык яшәү урыны булмаган кешеләргә ярдәм күрсәтү үзәге Уфада 15 ел эшли инде. Анда урамда документсыз һәм бер тиен акчасыз калган, шулай ук иректән мәхрүм ителү урыныннан азат ителгән һәм әлегә эшкә урнашалмаган кимендә 23 яшьлек кешеләр кабул ителә. Вакытлыча урын бу – анда югалган документларны тергезүдә, пенсия билгеләү, кабат исәпләү һәм түләүдә, инвалидлык төркеме билгеләү өчен медицина-җәмәгать экспертизасы үтүдә, өлкән яшьтәгеләрне һәм инвалидларны стационар җәмәгать хезмәтләндерү оешмаларына билгеләүдә, эшкә урнашуда ярдәм итәләр.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: