Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 Май 2019, 11:58

Эшкә һәм тормышка нигезле караш

ТНУ ветераны телемеханика системасын күләмле урнаштыруда катнашкан

Собханкулдан чәчләре тырпайган үсмернең язмышын физика дәресендә гади лаборатория бүлмәсе һәм берничә транзистор хәл итә. Мәктәптәге мавыгуы аңа яхшы белгеч һәм рационализатор булырга, илебезгә файда китерергә ярдәм итә. “Транснефть-Урал” җәмгыятенең Туймазы нефть кудыру идарәсе инженер-электрончысы Николай Дудников – нефть тармагына 40 еллап гомерен багышлаган тәҗрибәле белгеч.

“Маяк” сөйли

– 1975 елда Собханкул мәктәбендә үткән дәресне хәтерлим, төн йокыларымны качырды ул, – дип елмая Николай Михайлович. – Укытучы безгә гади генә радиоприёмник схемасы, бер кочак микросхемалар һәм алмаш өлешләр бирде. Өйдә кухняда барлык өлешләрне эретеп ябыштырдым, аларны динамик ярдәмендә фанерага беркеттем, кабыздым... һәм “Маяк” радиостанциясе уйнап җибәрде. Шатлыгымның иге-чиге юк иде. Аннары катлаулырак радиоүрнәкләр белән мавыга башладым.

Мәктәптән соң Октябрьскийда КИПиА слесарена укыдым, үземнең өченче разряд белән горурлана идем. Әмма 1977 елда Туймазы нефть кудыру идарәсенә җиһазчы булып эшкә килгәч, хезмәт кенәгәмдә фәкать 2нче разряд куйдылар. Бу эштә беренче чиратта кулга тотып эшли белү, тәҗрибә мөһимлеген тиз аңладым, аңа ирешергә кирәк иде миңа. Әлегә үзләре дә Туймазы идарәсендә эшләгән әти-әнием, миңа карап, бераз борчылды, чөнки мин беренче эш көннәремнән канәгать түгел идем. Сәбәбе – мин бик арый идем.

Бурычым – 50 нефть сыешлыгындагы җиһазларны хезмәтләндерү, һәм мин көн саен нефть магистральләрен урыйм. Сыешлыклар түбәсенә менәм, нефть күләмен үлчәгән гади механика җиһазларын тәртипкә китерәм. Эссе димим, салкын димим, көненә унар сыешлыкны хезмәтләндерәм. Һәм үз аякларымда бер өскә менәм, бер аска төшәм. Андый җиһазны кыш көне, 40 градус салкында кабызып җибәрү өчен исә бер чиләк кайнар су һәм чүпрәк-чапрак кирәк. Кичкә аякларым тыңламый башлый, битем һәм кулларым җилдә кып-кызыл була. Һәм бу эш радиоэлектроникага бөтенләй охшамаган.

Әмма Николай тырыша. Армиядә хезмәт иткәндә бик яхшы билгеләргә генә кече авиабелгечләр мәктәбен тәмамлый.

МИГ-27 истребителендә радиолокация җиһазларын хезмәтләндерүче электр механигы булып хезмәт итә. Мастер дәрәҗәсенә күтәрелә. 1980 елда яшь белгеч нефть кудыру идарәсенә кайта, бу вакытка инде ул катлаулы радиоэлектроника сызымнарын биш бармагы кебек белә һәм һөнәр нечкәлекләрен яхшы үзләштергән була. Бер айдан аңа өченче разряд бирәләр, берничә елдан исә иң югары җиденче разрядка күтәрелә.

– 80нче еллар башында Усть-Балык – Курган – Уфа – Әлмәт нефть магистралендә телемеханика кертү-үзләштерү башланды, – дип хәтерли Николай Михайлович. – Хәрби чыныгу да, чын-чынлап кы-зыклы эш тә булды бу минем өчен. Ниһаять, мин үземне үз урынымда хис иттем. Миңа блок-бокс – нефтьүткәргеч эшермәләрен телемеханика ярдәмендә бикләүгә идарә итүче электроникалы шкафларны кору-монтажлауны ышанып тапшырдылар. Асылда, берьюлы бик зур биләмәдә кертелгән күләмле яңалык бу.

Аннары тоташ илебез буенча диярлек нефть магистраленең 12 биләмәсендә камилләштерү дәвам итте. Без 180ләп блок-боксны файдалануга тапшырдык. Эш катлаулы, җаваплы, һәм шунысы куанычлы – табигать кочагында эшләдек, гаҗәеп матур урыннар күрдек. Тормышымның иң истә калган еллары бу.

Рационализатор

һәм остаз

Аннары Николай Михайлович 5 насос станциясе автоматикасын камилләштерүдә катнашкан. “Собханкул” сәнәгать-диспетчер станциясе линиясенең микропроцессорлы янгын сүндерү һәм нефть күләмен үлчәү системасын үзгәртеп кору тагын да кызыклырак була. Тик хәзер контроль-үлчәү приборлары һәм автоматикасы слесарьларына (КИПиА) бер чиләк кайнар су күтәреп сыешлык түбәсенә менәргә кирәкми: телемеханика заманы җитә, аның артыннан ук технология эшләрен компьютерлаштыру башлана.

Илебез буенча Дудник урнаштырган микропроцессор системаларында эшләгән нефть кудыру станцияләрен санап бетергесез. Ул “Исәпләү техникасы һәм автоматлаштырылган системаларны программалы тәэмин итү” белгечлеге буенча читтән торып техникум тәмамлый һәм 15 ел элек үк гади контроль-үлчәү приборлары һәм автоматикасы слесаре дәрәҗәсеннән югары күтәрелә.

Белгеч шуңа игътибар итә, кайбер электр схемалары системаның көйсезлегенә китерә. Ул аларның берничәсен алып, үзенчә үзгәртеп ябыштыра һәм идарәнең техника комиссиясе тикшерүенә куя. Сынаудан соң аларны берничә участокта кабул итәләр. Бер-бер артлы рационализаторлык тәкъдимнәрен кертеп тора ул.

2008 елда Туймазы нефть кудыру идарәсендә сәнәгать хезмәтләндерү базасы кабат барлыкка килә Һәм Дудниковны телемеханика чараларын техника хезмәтләндерү һәм ремонтлау участогына инженер-электрончы итеп тәгаенлиләр. Шулай итеп зур тәҗрибәгә ия оста яшь белгечләр өчен остазга әверелә: автоматлаштырылган нефть кудыруга идарә системасы нечкәлекләрен яхшы белүче инженерга бүген дә киңәш сорап киләләр. Бүген электроникадан башка эш бармый, шуңа күрә Дудников электромеханик белән көн саен күчмә лабораториядә берничә ра-

йонны урап чыга.

2015 елда Дудниковның фотосурәте филиалның Мактау тактасына куела, ул предприятиянең хезмәт ветераны исеменә лаек. Хәзер аны РФ Энергетика министрлыгы Мактау грамотасы белән бүләкләү өчен документлар әзерләнә.

Николай Михайловичның улы Александр һәм кызы Ирина – үрнәк нәселне дәвам итүчеләр. Алар “Транснефть-Урал” идарәсендә хезмәт итә. Әтиләре юлыннан лаек атлый алар. Дудниковның ике оныгы башлангыч сыйныфларда белем ала. Алар бабаларында кунак булырга ярата.

Шушы көннәрдә ветеран-нефть үткәрүче 60 яшьлек юбилеен билгеләде. Хәзер ул бакчасында төрле җиләк-җимеш утырту белән мәшгуль. Һәм моңа да, бар белемен кулланып, нигезле әзерләнә ул.

Эдуард Детов.


Читайте нас: