Таныш булыгыз: Богдан Жирнов. Сигезенче мәктәпне тәмамлаган, Башкорт дәүләт медицина университетында фәкать “бишле”гә генә укучы икенче курс студенты. Кардиолог яисә кан тамырлары хирургы булырга хыяллана.
Балачактан хайваннарга мөкиббән. Укырга кереп, әти-әнисеннән аерым яши башлагач, күптәнге хыялын тормышка ашырган. Хәзер ул ирекле, фил сатып алса да була. Тик фатиры бәләкәйрәк. Кош ашаучы үрмәкүчләр үрчеткән, өендә 300дән артык үрмәкүч асраган уфалы турында укыгач, башта ана үрмәкүч, соңыннан берничә үрмәкүч баласы сатып алган.
Үрмәкүчләр пәрәвез үрми һәм качып аулаучы ерткыч булып исәпләнә. Аларның йонлы буынтык-тәпиләре озын һәм көчле, гәүдәләре, рыцарь калканыдай, хитин экзоскелеты белән капланган.
Үзенең үзенчәлекле терлекләр сайлавын Богдан аларның матур булуыннан чыгып аңлатты. Буынтык-аяклылылар классы вәкилләре, Антарктидадан кала, бар җирдә дә яши һәм үзенчәлекле матурлыкка ия. Бер үрмәкүч кара – кызгылт-сары төстә, икенчесе фонарь яктысында зәңгәр төс белән җемелди.
Студентыбыз кош ашау-чыларның холкын алдан фаразлап булмавын, бармактан тешләп алырга да күп сорамауларын аңлатты. Шуңа күрә адреналин җитәрлек. Үләрлек тешләмәсә дә, авырттыра. Кунаклар килгәндә Богдан үрмәкүчләрен “сөргенгә” озата – террариумны чоланга ябып тора.
Үрмәкүчләр кискен хәрәкәтләрне яратмый. Һәм үз биләмәләренә килгәннәрне өнәми. Богдан контейнердан төшке ашны (таракан яисә башка корт) пинцет белән алып, террариумны ачу белән, анда яшәүчеләр шундук һөҗүмгә ташланырга әзерләнә.
Кечкенә үрмәкүчләрне атнага ике, иң зурысын атнага бер тапкыр ашаталар. Әйткәндәй, кайбер төрләре ике атна буе ризыксыз торала. 2,5 ел эчендә кош ашаучы үрмәкүчләр 18 сантиметргача үсә. Үрмәкүчлеләр арасында иң озын гомерлеләр булып санала: ана үрмәкүч 20-25 ел яши, ата үрмәкүч – бары тик 2-3 ел.
Тире алмаштырган мизгелләре дә бик кызыклы. Алар берничә сәгатькә аркаларына ята. Бу вакытта кабырчык чит-читләреннән чатный, җанварлар тәпиләрен тартып чыгарып, иске калканны салып калдыра.
Күптән түгел фатирда яңа җәнлек барлыкка килгән – леопард геккон. Богдан ата кәлтә сатып алдым дип уйлап, аңа Гоша дип кушкан. Тик бераздан ялгышуын аңлаган. Тик бернәрсәне дә үзгәртмәгән. Кәлтәгә кушкан исеме ошаган икән.
Гоша яшәгән пыяла тарт-мада – чып-чын субтропик. Анда җылы һәм дымлы. Гоша яхшы ашый – көненә 11 таракан.
– Искиткеч зат! – дип сөйли Богдан. – Холыкларыбыз охшаш булгангамы, без бик тату яшибез. Икебез дә ялкауланырга яратабыз. Ул бик иркә. Сары төсле – хас кечкенә кояш. Сиңа карап торганда елмаядыр кебек.
Геккон – төнге җанвар. Кич белән йөрергә ярата. Ашыкмый һәм кабаланмыйча. Җитез генә өскә үрмәләп менеп китә, кайвакыт түшәмдә утыра – ял итә.
– Бервакыт Гоша югалды, – дип сөйли Богдан. – Фатирны иңләп-буйлап чыктым, тапмадым. Кайгырдым, әлбәттә. Ике көннән исә тартма яныннан үтеп барганда, ни күрим, пыяла аша миңа карап утыра. “Сагындым бит...” – дип әйтә сыман.