Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 Май 2019, 12:16

Сугыш яралары онытылмый...

Туймазыда Бөек Җиңү бәйрәменнән фоторепортаж


Җиңү көнен бәйрәм итү шәһәребездә “Хәсрәтле ана” һәйкәле яныннан башланды, анда меңләгән халык җыелды. Чарада ветераннар, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәктәп укучылары, студентлар катнашты. Мактаулы кунаклар исәбендә БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Рушан Сәетов бар иде.

Туймазылыларны фашистлар Герма-ниясенә каршы көрәштә Җиңүнең 74 еллыгы белән котлап, район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов меңләгән якташыбызның фронтта батырларча алышуын һәм тылда җиңүне якынайтуын билгеләде. Бүгенге буынның бурычы – тынычлыкны саклау һәм әтиләре, бабаларының якты рухына тап төшермәү.

Чарага килүчеләр һәлак булучыларны бер минут тын калып искә алды, Хәсрәтле ана һәйкәленә чәчәкләр салды. Аннары Ленин проспекты буенча тантаналы хәрәкәт башланды. Уңайлы автобусларда беренчеләрдән булып фронтовиклар кузгалды. Җиңү байрагы җилфердәде, тирә-якта “Ура!” тавышлары яңгырады. Ретроавтомобиль двигательләре гөрелдәде. Бу хәрәкәт Батырлар сукмагына кадәр дәвам итте, анда шулай ук чәчәкләр салдылар. Аннары колонна шәһәр мәйданына юл тотты. Сәхнәдә Бөек Ватан сугышы еллары рухын чагылдырган театрлаштырылган тамаша башланды. Сугыш еллары җырларына яше дә, карты да кушылды. Татар драма театры янында кыр кухнясы эшләде, анда яугирләрне һәм тыл эшчәннәрен карабодай боткасы белән сыйладылар.
Читайте нас: