Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 Май 2019, 12:10

Туган ягына кайтты

Гафуров авылында якташларының сыны урнаштырылды

Гражданнар сугышы каһарманы Галим Гафуровның скульптура сурәте авылның мемориал комплексы биләмәсендә Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан пәйда булды, анда моңа кадәр якташлары – Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре мәңгеләштерелгән иде.

Галим Гафуровның туып үскән, Гражданнар сугышыннан соң кайтып, тәүге колхоз оештырган авылы Карамалы-Вәлит дип аталган. Гафуровның вафатыннан соң авылга аның исеме бирелгән.

Башта бюст Туймазыда Гафуров паркында урнаштырылган. Аннары озак вакыт шәһәр предприятиеләренең берсендә сакланган. Менә хәзер авыл халкы юллавы буенча Галим Гафур улының 125 еллыгына “өенә кайткан”.

Дүшәмбе көнне авыл халкы, район Хакимияте, җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре, КПРФның төбәк бүлекчәсе әгъзалары, дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән БР Дәүләт җыелышы – Корылтай депутаты Илһам Галин катнашлыгында биредә тантаналы чара үтте.

Анфиса АИТОВА.
Читайте нас: