Туймазы хәбәрләре
+31 °С
Облачно
Җәмгыять
13 Мая 2019, 06:43

Президент котлады

Сугыш яугирләренә аерым котлаунамә тапшырыла

Башкортстанда яшәүче кимендә 37 мең Бөек Ватан сугышы яугире, шул исәптән туймазылылар, 9 Май алдыннан илебез Президенты Владимир Путиннан Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан шәхси котлау кабул итте. Русия почтасы аларны республиканың барлык төбәкләренә озатты. Котлаунамәнең алгы ягын “Кызыл Армиягә – дан!” плакаты бизи, икенче ягында сугыш фотокүренешләре урнаштырылган.

Ветераннарга тапшырылмаган котлаунамәләр почта элемтәсе бүлекчәләрендә ай дәвамында сакланачак һәм кабат җибәреләчәк.
Читайте нас