Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2019, 12:03

Туймазы кибетенә килүчеләр күмәкләп «Җиңү көне» җырын башкарды

…Ул көтмәгәндә каяндыр пәйда булды да, ун минуттан соң янә юкка чыкты. Тик кибеттәге сатып алучылар арасында бу мизгел онытылмас тәэссоратлар калдырды.


…Ул көтмәгәндә каяндыр пәйда булды да, ун минуттан соң янә юкка чыкты. Тик кибеттәге сатып алучылар арасында бу мизгел онытылмас тәэссоратлар калдырды.

Азык-төлек артыннан килеп, концертка эләктеләр

Флешмоб үткәрү йоласы безгә чит илдән килгән. Нәрсә соң ул флешмоб? Бу алдан ниятләп, теләсә кайда – вокзалдамы, кибеттәме, урамдамы, бию яисә җырлау. Шушы көннәрдә “Туймазы хәбәрләре” гәзите Туймазыда «Апельсин» кибетендә шундый флешмоб оештырды. Башлап җырлаучы сыйфатында Александр Ключанскихны чакырдылар.

...Кибетнең сәүдә залында сатып алучылар киштәләр арасында йөри-йөри, җайлап кына товар сайлый. Флешмоб кагыйдәләре буенча арытабан нәрсә буласын беркем дә белмәскә тиеш. Кинәт бер сатып алучы зал уртасына чыгып, җыр башлый. Тантаналы рәвештә, бар көченә. Хәтта тәннәр чымырдап куя:

– День Победы, как он был от нас далёк, как в костре потухшем таял уголёк...

Кибеттәге халык аптырап кала. Кинәт җырга бер-бер артлы башка кешеләр дә кушыла. Артканнан-арта алар – биш, ун, егерме! Менә хатыны янәшәсендә битараф кыяфәт белән азык-төлек тулы арба этеп барган бер ир дә җырга кушыла:

– Это праздник с сединою на висках! Это радость со слезами на глазах...

Кибет хезмәткәрләре дә читтә калмый – каравылчылар, сатучылар да җырга кушыла, вакыйганы телефоннарына төшерә.

Бер җыр белән генә чикләнмәде туймазылылар. “Җиңү көне”ннән соң “Катюша”, “Смуглянка” җырлары яңгырады. Флешмоб уйланылганнан артып китте һәм бу искиткеч яхшы иде. Халык чын күңелдән җырлады, баштагы мәлдә аптырап калган балалар да өлкәннәрдән калышмады. Тасвирлап бетмәслек мохит хакимлек итте: яшьләр, өлкәннәр, пенсионерлар, барысы да бер бөтен булып, туган ил тарихына ихтирамын белдерде.


Александр – җиңүче

Таныш булыгыз – Александр Ключанских, 29 яшь. Собханкулда яши. “Транснефть-Урал” җәмгыятенең Туймазы нефть кудыру идарәсендә линия торба салучы. Сәхнәдә – алты яшеннән. Җырларга, биергә, шигырь сөйләргә кирәкме? Ул әзер. Собханкул мәдәният йорты карамагындагы агитбригада әгъзасы. Флешмобта исә беренче тапкыр катнашкан.

– Район гәзите тәкъдиме шулкадәр мавыктырды ки, баш тартырга мөмкин түгел иде. Туймазылыларның бер көтмәгән җирдә ватанга тугрылык рухындагы җыр ишетүләренә мөнәсәбәтен күрү кызык иде. Ул миңа ошады, нәкъ шуны көткән идем, – дип сөйләде ул. – Үземне дә сынап карыйсым килде – кибеттә, бер әзерлексез тамашачы алдында чыгыш ясаганым булмады. Концертка килүчеләр алдында чыгыш ясау бер, кибеткә азык-төлек алырга килеп, көтелмәгән вакыйга шаһитына әверелгән кешеләр алдында җырлау бөтенләй башка эш.
Читайте нас: