Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2019, 11:53

Такта “кукурузник”

Чокадытамак авылында Фәйзрахман Габдрахман улы Габбасов гомер кичерә.

Чокадытамак авылында Фәйзрахман Габдрахман улы Габбасов гомер кичерә. Сугышны үз күзләре белән күргән бердәнбер кеше ул бу авылда бүген. Күптән түгел Карамалы-Гобәй мәктәбе укучысы Флорид Бәзгытдинов әнисе – шушы мәктәп укытучысы Эльвера Мансур кызы белән бергә яугир янына кунакка барган. Ул вакытта үзен яхшы хис иткән ул, көнчыгыш медицинасын өйрәнгән, шигырьләр язган. Хәзер каты авырый. Шөкер, янында балалары бар.

Сугыш башланганда ул җиденче сыйныфта укый. Фәйзрахманны әтисе белән бергә урман хуҗалыгына юкә әзерләргә җибәрәләр. 1930-1940нчы елларда аңардан фанера ясыйлар, аны Советлар Союзында самолётлар җитештерүдә кулланалар. Мәсәлән, ПО-2 – “кукурузник” фюзеляжы һәм канатлары тулысынча тактадан була.

Озакламый әтисе сугышка китә һәм хәбәрсез югала. Фәйзрахман янә мәктәпкә йөри башлый. Сугыш ахырында аны Чкалов очучылар училищесына җибәрәләр. Укуын төгәлләп, мыек та чыкмаган солдатларны составка утыртып озаталар. Гроднога (Белоруссия) барып җитәләр.

Кайберләре диңгез флотына эләгә, бәгъзеләре күк йөзен иңли. Сигез класс белемле Фәйзрахманны Морзе өйрәнергә җибәрәләр – элемтәчеләргә эләгә. Егетләрнең барысын да “улларым” дип йөрткән остазын сагынып искә ала ул.

Белоруссияне үткән, Берлинга барып җиткән, тез чүккән рейхстагны һәм аның өстендә җилфердәгән кызыл әләмне күргән яугир.

Сугыштан соң Чокадытамак мәктәбендә математика һәм физика укыткан. 9 Майда һәрвакыт “Белоруссияне азат иткән өчен” һәм “Батырлык өчен” медальләре тагылган пинжәген кигән ул.

Венера АШИРОВА.
Читайте нас: