Сугыш бер мизгелдә бала-чаганың шат җырларын өзә. Бу коточкыч хәбәр бөтен ил буенча яшен тизлегендә тарала: Гитлер Германиясе Советлар Союзына басып кергән. 11 яшьлек Тәхвилә бу көнне ахирәтләре белән урамда уйнаган була. Халыкның клубка агылуын күреп, алар артыннан иярә. Бу вакытта радио динамикларыннан чит илләр эшләре министры Вячеслав Молотовның тавышы яңгырый. “Бөек Ватан сугышы башланды!” – әлеге хәбәрне ишетеп, хәтта ир-атлар елый.
Тормыш Тәхвилә Фәхрулла кызына сынауларны балачактан бер-бер артлы тезеп кенә тора. Өч яшендә әнисе вафат була. Аннары гаиләне кулак дип таныйлар һәм Караидел районына Берёзовый Лог бистәсенә озаталар.
– Без аның атамасын гадиләштереп, Берлог дип йөрттек. Аны башкача әйтеп тә булмый, – дип искә ала ветеран. – Анда бер йорт та юк иде. Комендатурадан кала, аның хезмәткәрләре сөргенгә җибәрелгәннәрне саклады. Землянка казып, аны кулдан килгәнчә ныгыттык, җылыттык. Аннары әти барак төзи башлады.
Тора-бара Берлогта кечкенә мәктәп һәм клуб барлыкка килде. Аннары сугыш чыкты. Барысы да аның озакламый тәмамланачагына, якыннарының кайтачагына, һәр нәрсә үз урынында булачагына өметләнде. Барысы да эшләде, шул исәптән мин дә. Әтине фронтка алмадылар, Берлогта солдатлар өчен азык хәстәрләүне күздә тотарга калдырдылар.
Ирләр бәрәңге утырту өчен биләмәне агачтан, төпләрдән арындырды. Без, балалар, җәй буе җирдә эшләдек. Мин – крестьян нәселеннән, эшләп үстем, эштән курыкмадым. Безгә, бала-чагага, җаваплы эш йөкләтүләре сөендерә иде. Өлкәннәрнең мөнәсәбәте белән горурландык һәм аларның ышанычын акларга тырыштык.
Җыеп алган бәрәңгене елгада юабыз, чистартабыз һәм макарон киңлегендә саламлап турыйбыз. Аннары мичтә киптереп, “чипсы”ларны фронтка озатабыз. Үзебез өчен бәрәңге зур казанда пешә. Ачлы-туклы яшәдек, әмма әтиләре фронтта алышкан балаларны сыйларга да җитә иде. Бәрәңгедән кала, алабутаны төеп, суда пешереп ашадык. Көз көне баллы гөмбә җыеп киптерәбез дә, алгы сызыкка җибәрәбез. Аннары әти сыер сатып алды. Шатлыгыбызның иге-чиге булмады, тамак туя икән дидек. Кая инде ул! Сөтнең байтак өлешен май җитештерүгә тапшырдык, ул да фронтка озатылды. Әмма без озакламый азык күп булачагына, башкача ачка тилмермәячәгебезгә ышандык. Әле дә авыл ирләренең ачтан үлүен хәтерлим. Алар ал-ял белми эшләде, ә ашау ягы нәкыс иде.
Сугыш баруына карамастан, балалар укуын дәвам итте. Дөрес, физкультура дәресе хәрби әзерлеккә алмаштырылды. Малайлар агач винтовка ясый, аны дөрес тотарга өйрәнә, кызларны исә яра бәйләргә өйрәтәләр.
Сугыштан соң Тәхвилә Фәхрулла кызы әтисе эшләгән кибеткә сатучы булып урнаша. Кыз икмәк карточкалары исәбен алып бара, җыештыра, кайчак киштә артына да баса. Фронттан яңа гына кайткан Хәлим шунда күреп кала да инде аны. Баштанаяк гашыйк була. Аны әти-әнисе йортыннан алып киткәндә, арбага бирнәле сандыгын урнаштыра, өстенә Тәхвиләне утырта да, кисәтеп куя: “Ата-анаң йортына кире кайтмас өчен, артыңа борылып карыйсы булма!” – ди.
Менә 70 ел инде ир белән хатын иңгә-иң гомер кичерә. Тәхвилә Фәхрулла кызы байтак еллар гомуми туклану тармагында бухгалтер булып эшли. Әмма үзенең төп бурычы гаилә учагын саклау, бала тәрбияләү, иренә таяныч булу дип исәпли ул.