Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 Май 2019, 11:46

Хәтердән җуелмас бу көннәр

Ике көннән илебез Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын билгели

Чираттагы Җиңү язы якынлашкан саен шуны аңлыйбыз: дәһшәтле сугыш чорыннан ераклашканнан-ераклаша барабыз. Әмма кешеләр сугышта кичергәнне сак-лаган хәтер вакытка буйсынмый.

9 Май – изге көн. Төптән уйлаганда, ул Европа халыкларының барысы өчен дә изге булырга тиеш. Әмма бүген кайбер илләрдә тарихны башкачарак кабул итәләр. Я Балтыйк буе сәясәтчеләре СССР – басып алучы ил дип тамак ерта, я Польшада совет солдатына куелган чираттагы һәйкәлне бәреп төшерәләр... Русиядән читләшергә маташып, алар тарих хәтерен җуя, үзләренең тарихи елъязмасыннан украинлылар, руслар, белорус, литвалылар, латышларның дошманга каршы бергәләп күрсәткән каһарманлыкларын сызып ташлый.

Алар үз гамәлләре белән үз халкына хыянәт итә дигән фикер туа. Сугышта кан койганнар буынына гына түгел, бүген яшәүчеләр буынына да хыянәт итә. Ата-бабаларыбыз уртак Җиңү өчен көрәшмәсә, без бүген беребез дә булмас идек.

Сугыш мәхшәрен кичергән буын китә. Былтыр Җиңү көнен 80 туймазылы-сугыш ветераны бәйрәм иткән. Быел алар 59 гына. Әгәр яугирләр шулай тиз китә башласа, өч елдан без 9 Майны фашистларга каршы көрәш шаһиты булган бер кешесез каршылаячакбыз. Бар өмет – халык хәтерендә. Халыкның мәңге сүнмәс батырлыгын, иксез-чиксез газапларын, өметен бары тик ул гына саклый ала.
Читайте нас: