Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 13:09

Сынмас-сыгылмас Якупов

Инвалидлар җәмгыятендә сәламәт кешеләргә дә үрнәк булырлык шәхескә багышлап язылган китап белән танышу чарасы үтте

Бөтенрусия инвалидлар оешмасының Туймазы бүлекчәсендә Таһир Якуповның юбилее – 70 яшенә багышланган “Яшьлек сере – спортта” китабы тәкъдим ителде. Чарага кунаклар – районнан һәм Октябрьский шәһәреннән, күрше Татарстаннан иҗат әһелләре, шулай ук инвалидлар җәмгыяте әгъзалары килде.

Китапның авторы – туймазылы Нурия Вәлиәхмәтова. Бу җыентык Таһир Мөхсин улының, аның сыйныфташлары, дуслары, хезмәттәшләре истәлекләре буенча язылган.

Искиткеч кеше! Аңа Бехтерев авыруы нәтиҗәсендә вакыты чикләнмәгән инвалидлык бирелгән. Бу умыртка баганасының тоташ хәрәкәтләнү мөмкинлеге чикләнү белән янаган сирәк һәм җитди авыру. Таһир Мөхсин улына тик торырга ярамый. Тормыш рәвеше – куып тотмаслык! Сызлануларын сиздермәс өчен өйдәгеләрнең барысыннан да иртәрәк тора. Һәм йөгерергә, кыш көне чаңгыда йөрергә чыгып китә. Өч километр йөгергәч, җиңеләеп киткән сыман. Кичкә кадәр бер минут та хәрәкәтсез тормый.

Барысына да өлгерә ул. Инвалид балаларны ярышларга алып бара, кәнәфидәге затлар белән өстәл теннисы, йөзү, чаңгы шуу белән шөгыльләнә. Шуңа өстәп, йорты, гаиләсе, умарталары бар. Барысына да хәстәр һәм игътибар кирәк.

Тиктормас Якупов һәрвакыт алгы сафларда. Табиблар тыюга карамастан, беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыга, таяныч булырга, соңгы телем икмәген бүлешергә әзер. Аңа тиңләшик. Азрак зарланырга һәм күбрәк эшләргә, көнләшми, башкаларга ачу сакламый яшәргә омтылыйк. Сорап алганчы, иң элек бирү зарурлыгы – Якуповлар гаиләсенең тормыш өндәмәсе.

Сылу ГӘРӘЕВА,
җәмгыять белгече.


Читайте нас: