Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 12:39

“Ничек шулай гүзәл икән – бер җире юк килмәгән”

Республиканың гүзәллек бәйгесе финалына чыккан якташыбыз үзе һәм тәэссоратлары турында бәян итте

Бәйрәмчә бизәлгән лимузин, фотосессия, күз явын алырлык күлмәкләр, алкышлар һәм бүләкләр... Иске Туймазы кызы Айгөл Миликова бер атна буе VIII “Башкортстан гүзәле” бәйгесе финалын көтеп яшәде. Анда җиңүгә республиканың иң гүзәл 30 кызы дәгъва итте. Нәтиҗәдә таҗга Уфадан Татьяна Политова ия булды, Айгөл исә «Илһам чыганагы» дәрәҗәсенә иреште.


– Бәйгечеләр вакытны патша кызларыдай үткәргән кебек тоела гына, – ди Айгөл. – Чынында исә бик нык әзерләндек: сәхнәдә биек үкчәле туфлиләрдә, матур күлмәкләрдә һәм үзенчәлекле баш киемендә салмак кына йөрү өчен байтак тырышлык кирәк. Мәсәлән, чыгышларның берсендә гаҗәеп башлык-лар кидек. Бик зәвыклы иде алар, әмма авырлыгын үзебез генә белдек. Минем баш киеме ике килограмм чамасы иде.

Биек үкчә минем өчен зур сынау булды. Бәйге шартлары буенча без ялан-аякка киелгән 15-17 сантиметр үкчәле туфлидә чыгыш ясарга тиеш идек. Беренче көнне үк аякка сөял чыкты, әмма түздек.

Быел бәйгене оештыручылар буйга карата таләпләр куймаган, финалга буе 157-177 сантиметр тәшкил иткән 18 кызны сайлап алган. Айгөлнең буе, мәсәлән, 165 см, әмма бу уймактай кызга гүзәллек бәйгесе финалына чыгарга комачауламаган.

Быел бәйге гадәттәгечә танышу, бию, кичке күлмәк-ләрдә, туй күлмәкләрендә чыгу, өч зирәклек сынавыннан торды.

– Таҗга ия булалмадым, әмма кәефем төшмәде, – ди Айгөл. – Бәйгедә катнашып, дуслар таптым, командада эшләргә өйрәндем. Һәм әйләнә-тирәмдә бик күп эчкерсез кешеләр барлыгына инандым – алар ярдәмендә хәйрия чарасы кысаларында без җәмәгать челтәрләре аша иясез хайваннарны сыендыру приютларының берсенә 120 мең сум акча җыйдык.

Бәйге тәмамланды, һәм анда катнашучылар үзләренең уку йортларына, эш урыннарына кайтты. Айгөл да эшкә кереште – Уфада челтәр кафеларының берсендә администратор ул. Эше ошый аңа. Илһам һәм шатлык чыганагы ул якташыбыз өчен. Сәүдә-икътисад колледжын тәмамлаган кыз кафеда бер генә ел эшли әле. Официант, кассир булып башлаган ул хезмәт юлын, менеджер итеп күптән түгел генә тәгаенләгәннәр. Яңа вазифада байтак мәсьәләне хәл итәргә туры килә аңа. Кафе эшчәнлеген оештыру, хезмәткәрләргә идарә итү, финанс исәбе бу. Боларны 20 яшьлек кыз тел-теш тидергесез итеп башкара. Җитәкчеләре һәм хезмәттәшләре Айгөлне чибәрлеге өчен генә түгел, тырышлыгы һәм максатчанлыгы өчен дә хөрмәт итә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: