Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
29 апрель 2019, 12:43

Класстан тыш “бишле”

Дүртенче мәктәпнең алтынчы сыйныф укучысының эше “Белемеңне тикшер” чарасы йомгаклары буенча иң яхшыларның берсе дип танылган

Джанета Сираеваны әнисе 1нче сыйныфта укыганда ук диктант язарга ияртә. Сабый диктантны язарга өлгерми, әлбәттә. Әмма кәефен төшерми, шигырь яза һәм диктант урынына аны тикшерергә бирә...

Быел “Белемеңне тикшер” чарасында ялгызы гына катнаша ул, әнисенең вакыты булмый. Һәм биремне үти. Комиссия аның эшен иң белемлеләрнең берсе дип таный.

“Туймазы хәбәрләре” гәзите редакциясендә Джанетага бүләк һәм диплом тапшырганнан соң ул язарга бөтенләй куркыныч булмавын һәм бик тырышуын сөйләде.

– Белемле язу катлаулы түгел, – ди ул. – Фәкать күп укырга кирәк. Бик кызык ич ул! Һәм, әлбәттә, рус теленнән кагыйдәләрне белергә. Игътибарлы булырга. Укытучылардан уңдым мин – башлангыч сыйныфта Зилә Закир кызы Сәлимшина укытты, хәзер Физүнә Наил кызы Шәрхмуллина.

Джанетаның әтисе Илдар Сәүбән улы китапларның белем бирүен, шуңа күрә гаиләдә компьютерның фәкать эш өчен кулланылуын раслады. Бернинди җәмәгать челтәре юк – күрешеп аралашу зарур! Кызның телефонында да интернет юк. Һәм ул үзен кимсетелгән итеп санамый: “Без бик күп сәяхәт итәбез, елгада салда йөзәбез. Урманда җиләк җыябыз, кайчандыр Йосып-завод авылы (Чокадыбаштан соң) урнашкан җирдә агып яткан чишмәне тазартабыз”.

Бервакыт кыз химик булырга хыялланган һәм тәҗрибәләр үткәргән. Хәтта әтисенең кырыну күбеге дә «хутка» киткән. Хәзер йолдызларны өйрәнергә хыяллана ул. Әти-әнисе аңа телескоп сатып алган һәм Уфага планетарийга алып барырга вәгъдә иткән.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: