25 апрельдә “Төмәнәк” татар иҗтимагый үзәгендә аның җитәкчесе Фәнир Галимов тәкъдиме белән бөек шагыйребез Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Бу тантанага район хакимияте вәкилләре, уку йортлары укытучылары, укучы балалар, мәдәният хезмәткәрләре, Шаран районы, Татарстан Республикасы кунаклары, туган телебезгә һәм мәдәнияткә битараф булмаган байтак район һәм шәһәр халкы җыелды.