Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 апрель 2019, 11:28

Булачак хәрбинең язмышын «Офицерлар» хәл иткән

Генерал-майор туймазылыларга армия тормышы турында бәян итте

Русия Герое, запастагы генерал-майор, БМОның тынычлык урнаштыручысы, юридик фәннәр кандидаты, спорт мастеры – болар барысы да бер үк кеше – Сергей Тулин. Шушы көннәрдә ул безнең районда булды.

Очрашу Кандрада Хәрби Дан музеенда баш-ланды, анда үзенчәлекле ядкәрләр тупланган. Ветераннар һәм мәктәп укучылары белән әңгәмә барышында Сергей Заһитович кандралыларга сугыш турындагы хатирәләрне кадерләп саклавы өчен рәхмәт белдерде. Аннары генерал-майор Туймазының 21нче балалар бакчасына юл тотты. Сабыйлар кунакка концерт күрсәтте һәм үз куллары белән ясаган бүләкләр тапшырды. Ул исә балаларга хәрби һөнәре турында бәян итте. Малайлар һәм кызлар гына түгел, тәрбиячеләр дә аның хикәятен авыз ачып тыңлады.

Миякә районында туып үскән Сергей бишенче сыйныфта “Офицеры” фильмын карый һәм хәрби булырга карар итә. Гади крестьян гаиләсендә туган малай максатына үҗәтләнеп омтыла: Казанда Суворов училищесын тәмамлый, аннары Рязань югары хәрби-десант команда училищесында һәм

М. Фрунзе исемендәге Хәрби академиядә укый. 90нчы еллар башында Тулин Югославиядә тынычлык урнаштыручы була, Чечня сугышында Грозныйны штурмлауда һәм Гудермесны азат итүдә катнаша, ике тапкыр яралана һәм контузия ала. Каһарманлыгы һәм тәвәккәллеге өчен аңа Русия Герое исеме бирелә. Ул бүген дә сафта – оборона-сәнәгать комплексында хезмәт итә, әле Җиңү парадына әзерлек белән шөгыльләнә – аңа хәрби техника чыгышы өчен җаваплылык йөкләтелгән.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: