Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
23 апрель 2019, 11:53

Туймазы яшь армиячеләре хәзер өч тапкыр күбрәк

Шимбә көнне үзәк мәйданда алар Ватанга тугрылыкка ант биргән


Туймазыдан 450 укучы һәм студент Бөтенрусия “Юнармия” хәрби-ватанга тугрылык иҗтимагый хәрәкәте сафларын тулыландырды.

Яшь туймазылылар Ватанга һәм яшь армиячеләр сафларына тугры булырга, каһарманлык, батырлык һәм авыр чакта ярдәм кулу суза белү йолаларын сакларга ант бирде. Яшь армиячеләргә хәрәкәт эмблемасы сурәтләнгән түш билгеләрен Хакимият, хәрби комиссариат вәкилләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, төбәк сугышларында катнашучылар тапшырды.

“Юнармия”нең төбәк бүлекчәсе җитәкчесе Арсен Зиннәтуллин Башкортстанда кимендә 10 мең яшь армияче исәпләнүен, аларның сафлары елдан-ел ишәюен билгеләде.

– Хәрәкәттә катнашучылар хәрби эшне, корал конструкциясен һәм беренче ярдәм күрсәтү кагыйдәләрен өйрәнә, ату һәм сафта йөрү әзерлеге белән шөгыльләнә, – диде Арсен Альберт улы.

Укудан буш вакытта алар ирек-ле ярдәмчеләр сыйфатында хәрби каберлекләр, һәйкәлләрне тәрбияләячәк, спорт чараларында катнашачак. Шулай ук хәрби бүлекләргә экскурсияләр, чатырлы лагерьларда ял итү оештырылачак. Мәсәлән, икенче көнне митингта катнашкан 17 кеше Ленинград өлкәсенә “Хәтер вахтасы”на китте.

Безнең белешмә

Районыбызда бу хәрәкәт 2017 елдан бирле эшләп килә. Беренче отрядлар Туймазы 4, 6, 8нче, Серафимовка махсус мәктәбе, Серафимовка 1, 3нче мәктәпләре, медицина колледжы һәм “Яшьлек” хәрби-ватанга тугрылык клубында оештырыла. Әле районда 676 яшь армияче исәпләнә.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: