Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
22 апрель 2019, 11:47

Әгәр тотсаң умарта – картаюны соңарта

Мәхәсим Гасимов өчен умарта асрау күптән тормыш мәгънәсенә әверелгән

Умарталар – Мәхәсим Гасимовның тормыш юлындагы маяклар кебек. Бәләкәй чагында ул әти-әнисе ихатасында торган дүрт умартаны караган. 20 яшендә, колхозның баш хисапчысы итеп тәгаенләгәч, аларның саны ике дистәгә җиткән. Пенсиягә чыгып, ике ел үтүгә аның ихатасында умарталар саны илле башка тулган. Бүген Гасимов туганнары белән берлектә җитәкләгән “Пчелокомбинат” крестьян-фермер хуҗалыгы” җәмгыятендә 700 баш умарта асрала.


Бал кортларын... кашыклап җыйдык

– Үземне белә-белгәннән бирле корт арасында мин, – ди Мәхәсим Мансур улы. – Балачакта ун кешедән торган гаиләбез бәләкәй генә йортта көн күрде. Ә идән астында көздән алып язга кадәр умарталар сакланды. Төнлә җылыга чыккан кортлар әле беребезне чага, әле икенчебезне. Умарта аерганны абыйлар белән карап-күзәтеп тора идек. Хәзерге кебек резина перчаткалар юк ул заманда. Кулга кашык тотып, куркуны онытып, күчне тубалга җыярга кереп китәсең.

10нчы сыйныфтан соң Мәхәсимне, алдынгы укучы буларак, Свердловскига юридик институтка укырга җибәрәләр. Әмма укырга керү имтиханнарында бер “дүртле” ала һәм бер урынга җиде кеше дәгъва иткән бәйгедән үтәлми. Туган авылы Яңа Нарышка кайтырга оялып, Серафимовка автоматика һәм телемеханика тәҗрибә чаралары заводында эшли. Аннары Йоматау авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлый һәм яшь икътисадчы туган колхозына баш хисапчы сыйфатында кайта.

– Илленче елларда ихатада дүрт умартадан артыгын асрарга ярамый иде, – дип искә ала ул. – Егерме елдан соң законнар йомшарды, без умарталыкны бишләтә арттырдык.

Тормыш үз җаена бара: Гасимов читтән торып авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетын тәмамлый, партия оешмасы сәркатибе булып эшли, аннары озак вакыт “баш”лыкта йөри: колхозның баш агрономы, “Октябрьскнефть” нефть-газ чыгару идарәсе төзелеш-монтаж идарәсе баш бухгалтеры. Хаклы ялга чыккач, елмаеп кына куя: “Нинди ял ди ул? Минем өчен иң мөһиме – бал кортлары”.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Алексей ШИЛЬНИКОВ.


Читайте нас: