Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2019, 20:36

Санлы телевидение төпкелгә дә барып җитте

Аңа күчү ай ярымнан төгәлләнәчәк

2019 елның 3 июненнән федерация телеканаллары программалары бүгенге кебек гади форматта күрсәтелмәячәк. Илебез санлы телевидениегә күчә – халык әлеге чарага алдан әзерләнсен өчен бу хакта күптән бәян ителә инде.

Безнең районга килгәндә, әлегә анда яшәүче бар халык та санлы телевидение кабул итәргә әзер түгел. Иң элек бу телесигналны тышкы яисә бүлмә антеннасы ярдәмендә караган кешеләргә кагыла. Кабель, иярчен яисә IP-TV антенналары булганнарның борчылыр урыны юк!
Районыбызның күп өлеше санлы телевидение төбәгендә урнашкан. Мәсәлән, кешеләр антенна аша эфир телевидениесен кабул иткән яисә телевизорны “тәлинкә” аша караган төпкелдәге Әйтәктамак (Николаевка авыл советы), Покровка, Дарвин (Төмәнәк), Яхшай (Карат), Бәйрәкә-Түбә (Илчембәт), Серафимовка (Серафимовка авыл советы) авылларында ике ай элек җепселле элемтә линиясе төзелде. Нәтиҗәдә аларда югары тизлекле интернет һәм 1000гә кадәр телевидение каналы карау мөмкинлеге барлыкка килде.
— Телевизордагы сурәт сыйфаты һәм интернет тизлегеннән канәгать без, – ди Әйтәктамак авылы старостасы Рөстәм Әхмәдиев. – Авыл халкы өчен озак көтелгән әһәмиятле вакыйга бу. Авылыбыз зур түгел – нибары 54 ихата. Аның каравы, без хәзер бөтен дөнья белән элемтәдә. Без моңа бик шат.
Илебезне тоташ санлаштыруга күчерү программасы буенча Русиянең һәр кешесе федерациянең санлы 20 программасын түләүсез карый ала. Сүз эфирлы санлы телевидение турында барса, яңа модельле телевизорлар хуҗаларына аңа тоташу җиңелрәк. Иске үрнәктәге телевизорлыларга санлы телевидение приставкасы кирәк булачак.
“Первый канал”ның өске уң почмагында “А” хәрефе тора икән, димәк, сез үткән буынның иске телевизоры хуҗасы (бу очракта санлы приставка урнаштыру зарур) яисә санлы сигнал кабул итү тәртибенә көйләнмәгән яңа телевизордан файдаланасыз. Аны санлыга тоташтыру өчен көйләргә кирәк.
Башкортстан телевидениесе программаларын караучылар санлы приставкасыз калмаячак. Антенна тармакландыргыч хәстәрләргә генә кирәк. Шулвакытта федерация телеканаллары приставка аша, БСТ исә турыдан-туры телеантенна аша күрсәтәчәк.
Башкортстанның эфирлы санлы телевидение тоткан төбәктә яшәгән ике катламы вәкилләренә дәүләт җиһаз сатып алу өчен чыгымнарны компенсацияли. Алар исәбендә – пенсиягә федерация өстәмәсе алган пенсионерлар, балага ай саен пособие алган мохтаҗ гаиләләр. Компенсация күләме санлы приставка бәясенә тигез, әмма бер мең сумнан артмаска тиеш. Аны билгеләү карары Республика халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге белгечләре тарафыннан кабул ителә. Документларны шушы үзәккә яисә күптармаклы үзәк офисларына (“Мои документы”) тапшыру зарур. Пенсионерның пенсиясенә федерация өстәмәсе барлыгын-юклыгын Пенсия фонды сәхифәсендә шәхси кабинетта яисә Дәүләт хезмәте күрсәтү порталында белергә мөмкин.
Халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге Туймазы филиалы директоры Альмира Фәттахова сүзләренә караганда, бүгенгә биш кеше компенсация алган. Тагын берничә кеше шундый ярдәм алуга документ тапшырган.
Җиһазларны тоташтыру һәм көйләү мәсьәләләре буенча ирекле ярдәмчеләргә мөрәҗәгать итәргә була. Мөһим! Алар фатир, йорт саен йөреп, үз ярдәмен тәкъдим итми. Бу кешеләр анык сөйләшенгән вакытка халык гаризасы буенча гына килә. Әгәр сезгә бернинди мөрәҗәгать бирмичә дә, ят кешеләр килгән икән, сак булыгыз. Алдакчылар булу ихтимал. Туймазылылар телевидение җиһазын көйләүче ирекле ярдәмчеләрне 8 (34782) 7-04-95 телефоны буенча чакырта ала (яшьләр сәясәте тармагы).
Белгеч фикере
Илдар ЕНИКӘЕВ, район Хакимияте башлыгының сәнәгать, төзелеш, транспорт һәм элемтә буенча урынбасары вазифаларын үтәүче:
— Районда санлы эфир телевидениесе күрсәтмәгән төбәктә урнашкан авыллар да бар. Алар исәбендә – Бакчасарай, Балагачкүл, Мәкъсет, Иске Туймазы, Имангул, Имән-Күпер, Александровка, Югары Сәрдек, Татар-Олкан, Кандра-Төмәкәй, Карат, Леонидовка, Кожай-Андреево, Аблай, Бересклет хуҗалыгы.
Аларны телесигнал белән тәэмин итү мәсьәләсе хәл ителә. Анда иярчен антенналар урнаштырырга кирәк булыр, мөгаен. Федерациянең санлаштыру программасы буенча дәүләт халыкның санлы приставка сатып алу чыгымнарын компенсацияләүгә дәгъ-ва иткән катламына ук иярчен антенналар комплекты алуда ярдәм күрсәтә.
“Телекарта” иярчен антенналары җыелмасы аларга БР Матбугат һәм киң мәгълүмат чаралары агентлыгы аша түләүсез бирелә. Бу программаны эш башкаручы “Спутниковые телесистемы Башкортостана” җәмгыяте тормышка ашыра.
Санлы телевидениегә күчүгә бәйле барлык сораулар белән 7-99-05 телефонына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Читайте нас: