Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2019, 20:41

Приставканы кайдан алырга?

Приставканы кайдан алырга?

Русия телевидение һәм радио тапшырулары челтәренең (РТРС) интерактив картасында (http://ufa.rtrs.ru/tv/connect/#gde-kupit) “Сату үзәкләре” хезмәте бар, ул санлы телевидение өчен кабул итү җиһазлары (DVB-T2 тюнерлы телевизорлар, DVB-T2 стандартлы приставкалар, дециметрлы бүлмә һәм тышкы антенналары) тәкъдим итүче кибетләр эзләү өчен тәгаенләнгән.
Туймазы картасында әлегә “DNS” һәм “Орбита” кибетләре генә билгеләнгән. Аларда булып, тәкъдим ителгән мәгълүматның дөрес икәненә инандык. Тиешле җиһаз бар.
“DNS”та DVB-T2 өчен иң арзанлы, барлык дулкыннарны тотучы антенна 299 сум тора (ул барлык телевизорлар өчен дә кирәк). DVB-T2 форматындагы иң арзан санлы приставка (иске үрнәктәге телевизорлар өчен кирәк) DNSта – 899 сум. “Орбита”да приставканың иң арзанын 880 сумга алырга мөмкин, антенна – 180 сум. Ике кибеттә дә кыйммәтрәк, безгә аңлатуларынча, өстәмә функцияле приставкалар бар.
Безнең шәһәрдә башка сәүдә үзәкләре дә бар, бу товарларны анда да сатып алып була. Аларга да күз салдык. “Аструм” сәүдә үзәгендәге “Центр” корпорациясендә 890 сумлык приставкалар сатыла, антенналар – 220 сум.
“Ирәмәл” сәүдә үзәгендәге “Технодом” 997 сумлык приставкалар тәкъдим итә, өстәвенә, Русиядә җитештерелгән (башка үзәкләрдә алар Кытайныкы).
Махсус кибетләр булмаган авыл халкына нишләргә?
Алар санлы приставкаларны Русия почтасы бүлекчәләре аша алала. Без берничә, шул исәптән еракта урнашкан Николаевка, Бишкурай, Карамалы-Гобәй авыл советларына шалтыраттык, анда почта хезмәткәрләренең җиһазларны гариза буенча кайтаруларын расла-дылар.
Шәһәрдә дә санлы приставкаларны почта бүлекчәләрендә сатып алырга була. Без үзәк почтада, Островский һәм Комаров урамнарындагы ике бүлекчәдә булдык. Һәркайда җиһазлар бар, алар 990 сум тора.
Читайте нас: