Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 апрель 2019, 20:05

Башка мәдәнияткә ихтирам үзеңнеке белән кызыксынудан башлана

Туймазыда район башкортлары Корылтаеның хисап-сайлау конференциясе үтте

Туймазыда район башкортлары Корылтаеның хисап-сайлау конференциясе үтте
Туймазы районындагы иҗади, дусларча мохит милли мәдәниятне өйрәнү, үстерү һәм саклауга юнәлтелгән бик күп чагу проектларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Күптән түгел үткән Туймазы районы башкортлары Корылтаенда башкорт яшьләрен туган мәдәниятенә җәлеп итү өчен нәрсәләр эшләнүе һәм күздә тотылуы турында сүз барды.
Очрашу шәһәрнең музыка мәктәбендә оештырылды. Чара башланыр алдыннан катнашучылар урындагы музей ядкәрләре, Ольга Сафонова һәм Зөлфия Краснованың гамәли-бизәү сәнгате үрнәкләре белән танышты.
Чара барышында Бөтендөнья башкортлары корылтае аппараты җитәкчесе Заһир Ишкин оешманың бүгенге бурычлары һәм киләчәккә планнары белән таныштырды. Атап әйткәндә, “Башкорт халкының үсеш стратегиясе”н булдыру өстендә барган эш турында сөйләде. Проектны V Бөтендөнья башкортлары корылтаена әзерлиләр һәм ул экспертлар катнашлыгында башкарыла. Республика халкы, төбәгебездән читтә яшәгән якташлар да үз тәкъдимнәрен кертә ала бу проектка.
«Башкортларның тормы-шы 20-30 елдан соң ничек үзгәрәчәк? Демография эшчәнлеге нинди үзгәрешләр кичерәчәк? Башкорт милләтен гасырлар дәва-мында саклап калу өчен нәрсәләр эшләргә кирәк?” Стратегиядә шушы сорауларга җавап табылырга тиеш. Заһир Ишкин билгеләп үтүенчә, бу документ матурлык өчен түгел, төрле юнәлештәге дәүләт программалары нигезен тәшкил итәчәк ул.
Тарихчы, журналист, күптомлы “Башкорт ырулары тарихы” авторы Салават Хәмидуллин гыйльми эзләнүләре нәтиҗәләрен уртаклашты. Тарихны фәнни күзлектән өйрәнмичә, яшьләрдә милли үзаң тәрбияләү мөмкин түгеллеген ассызыклап үтте ул.
Милли мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау һәм үстерү, үсеп килүче буында башкорт теленә мәхәббәт тәрбияләү турында район Хакимиятенең мәгариф идарәсе начальнигы Айгөл Әхмәтова бәян итте.
Башкорт фольклорының тулы канлы үсеше һәм аны өйрәнүгә Туймазы яшьләрен җәлеп итү эшчәнлеге турында район Хакимиятенең мәдәният бүлеге начальнигы Рәмзин Әбсәламов чыгыш ясады.
Туймазы районы башкортлары Корылтае башкарма комитеты рәисе Гәүһәр Фазуллина район Корылтаеның былтыргы эш йомгаклары белән таныштырды, “Башкорт халкының үсеш стратегиясе”н булдыру өчен төбәк оешмасы тормышка ашырырлык тәкъдимнәрне телгә алды. Шул исәптән, анда яшьләрне туган мәдәнияткә җәлеп итү эше байтак урын били. Атап әйткәндә, башкорт телен, гореф-гадәтләрне, әдәбиятны әлегә аз белгән, әмма яңалыкка омтылган, кызыксыну белдергән кешеләр белән эшләү бу.
Конференциядә башкорт яшьләре белән эшне камилләштерү, чәмләндерү; башкорт халкының телен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү; Башкортстан халкы арасында татулыкны ныгыту эшен күздә тоткан резолюция кабул ителде.
Район Корылтае башкарма комитеты рәисе кандидатурасы өчен чираттагы тавыш бирү үтте. Күпчелек тавыш белән бу вазифага кабат Гәүһәр Фазуллина сайланды. Аннары конференциядә катнашучылар V Бөтендөнья корылтаенда районыбызны тәкъдим итәчәк делегатлар сайлады.
Читайте нас: