Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
5 апрель 2019, 19:46

Персия култыгын йөзеп чыга алмаса да, анда су коенырга өлгергән

Туймазылы Әбу-Дабида бронза медаль яулап кайткан

Берләшкән Гарәб Әмирлекләрендә Махсус олимпиаданың Бөтендөнья җәйге уеннары үтте. Анда дөньяның 170 иленнән кимендә җиде мең атлет катнашты. Алар спортның 24 төрендә ярышты. Русия җыелма командасы, 89 алтын, 52 көмеш һәм 34 бронза яулап, беренче тапкыр иң яхшы нәтиҗәгә иреште.

Русия бүләкләре тупланмасына үз өлешен безнең 16 яшьлек йөзүчебез Оксана Пушкарёва да кертте, ул 100 метр арага брасс белән йөзүдә бронза медальгә лаек булды. Әбу-Дабидан кайткач, без спортчы һәм аның тренеры – 2нче интернат-мәктәпнең физкультура укытучысы Лилия Самсонова белән очраштык.

...Оксана – авыр язмышка дучар кеше. Ул ишле гаиләдә әтисез тәрбияләнгән. Язмыш аңа карата мәрхәмәтсез булган. Табиблар балачакта Оксананы 2нче коррекцияләү интернат-мәктәбенә билгеләгән. Шулай итеп биш ел элек аның тормышында физкультура укытучысы Лилия Фәрит кызы пәйда булган һәм аны йөзү белән мавыктырган. Кыз өчен авыр чорда ул аның остазы һәм якын кешесенә әверелгән.

– Оксана чалкан йөзәргә ярата, әмма спорт йөзүенең бу төрендә ярышырга туры килмәде аңа, – ди Лилия Фәрит кызы. – Югыйсә, бүләкләре күбрәк булыр иде. Ул 100 һәм 200 метр арада брасс белән һәм ирекле төрдә йөзде – нәтиҗәдә 100 метр арада өченче урын яулады.

Бөтендөнья уеннары безнең өчен бик җаваплы булды – тоташ тетрәнеш! Башта барлык ярышларга бергә йөрдек. Гарәб Әмирлекләренә исә ялгызы гына барырга туры килде. Мин аны Мәскәүгә кадәр озаттым һәм Русия җыелма командасы тренерларына тапшырдым. Аннары аралашу һәм күнегү барышын күзәтү, көйләү җәмәгать челтәрләре аша барды. Кич белән Оксана кичерешләрен уртаклашты һәм без аның белән күнегү барышын тикшердек. Мин аңарда җиңүгә ышаныч уятырга тырыштым. Миңа Оксана катнашкан ярышларның видеоларын җибәрделәр. Ул булдырды – барлык дистанцияләрдә дә матур йөзде һәм ахыргача көрәште.

Күнегү һәм ярышлардан бушаган арада спортчыларны Әбу-Даби буйлап экскурсиядә йөрттеләр. Кемнәрдер, шул исәптән якташыбыз да, Персия култыгында су коена алган хәтта.

Пушкарёваның “брон-за”сы – Балалар (үсмерләр) иҗат йорты бассейнында дүрт ел күнегү нәтиҗәсе. Анда аларга аерым юл бирелгән. Күнегүләр атнага биш тапкыр үтә.

Махсус олимпиаданың бронза медале белән якташыбызны район башлыгы Айдар Суфиянов котлады һәм спорт киеме сатып алуга сертификат тапшырды.

Спорттагы уңышы һәм Гарәб Әмирлекләренә сәяхәт кызның башын әйләндермәгән. Киләчәк турында аек фикер йөртә ул, артыгын өмет тә итми: бу тормышта фәкать үз көченә ышанырга туры киләчәк аңа.

– Интернат-мәктәпне тәмамлап, Октябрьскийга акшарчы-буяучыга укырга керәчәкмен, – дип уй-теләкләрен уртаклашты 10нчы сыйныф укучысы. – Әлегә май аенда Смоленскида үтәчәк Махсус олимпиаданың Бөтенрусия спартакиадасына әзерләнәм.

Аның тормышында башка мавыктыргыч сәяхәтләр һәм маҗаралар булырмы, билгесез. Шунысы мөһим, спорт аңа авыр чакта тормыш мәшәкатьләрен онытып торырга, дөнья күрергә, үз көченә ышанырга ярдәм иткән.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: