Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 12:24

Кайтыр өчен киткән

Яшь чагында хоккей буенча Советлар Союзы җыелма командасында уйнаган Ринат Әхмәдиев бүген Туймазы хоккейчыларын күнектерә

Тренер Әхмәдиев игътибар белән уенны күзәтә. “Туймазы-Арена”ның хоккей мәйданчыгы буйлап шайба күз иярмәслек тизлектә бер уенчыдан икенчесенә күчә, кәшәкә шакылдавын трибунада утыручыларның тавышлары баса. Менә “Девон” сакчысы шайбаны һөҗүмчегә җибәрә, тегесе исә куәтле итеп сугып, шайбаны каршы команда капкасына очыра. Го-о-ол! Ринат Рим улының күзләрендә бер мизгелгә очкыннар кабына, әмма бер секундтан кабат кырыс һәм җитдигә әверелә ул. Уен дәвам итә.

“Туймазы-Арена” боз сарае ачылуга биш елдан артып китте. Бу дәвердә монда бихисап күп хоккей уеннары, бозда нәфис шуу, тимераякта узышу спорты чаралары үтте. Спорт комплексында тормыш кайный: иртә таңнан кичкә кадәр монда балалар һәм өлкәннәр тавышы тынмый. Спорт киеме һәм кирәк-ярагы аскан спортчылар һәм спорт сөючеләр, әти-әниләр, әбиләр һәм бабайлар әрле-бирле йөри. Күптармаклы комплекс Туймазы халкының салмак тормышына яңа сулыш өреп кенә калмады, кайберәүләрнең язмышын үзгәртте дияргә була. “Девон” хоккей клубы тренеры Ринат Әхмәдиев нәкъ шундый кешеләрнең берсе.

Балачакта Ринат Рим улы дуслары белән шугалакта ( хәзерге «Олимпиец» урынында) хоккей уйнап, туйганчы шайба куу өчен түземсезләнеп кыш килүен көткән. Бервакыт озын буйлы, тыгыз тәнле укучы малай 128нче училище командасы исәбендә чыгыш ясый. Аны шунда күреп калып, “Салават Юлаев” спорт мәктәбенә чакыралар. Әти-әнисенең 13 яшьлек улын Уфага җибәрәсе килми, әлбәттә, тик үҗәт малай сүзендә тора. Үсмер һөҗүмче сыйфатында спорт баскычы буйлап югары үрли. 1989 елда, үсмерләр арасында СССР чемпионатында җиңгәч, талантлы хоккейчыны Советлар Союзының үсмерләр җыелма командасына чакыралар. Чит ил хоккейчылары белән бер-бер артлы үткән очрашулар җиңүләр китерә: америкалылар, чехлар, шведлар – ул елларда дөньяда безнекеләрдән дә көчле команда булмый. Әмма үзгәртеп кору чоры шаукымы хоккейчыларда да чагыла. Ринат Рим улына “Салават Юлаев”тан китеп, Мәскәүнең “ЦСКА” клубына күчәргә туры килә. Анда ике уен мизгелен үткәрә, ике тапкыр Мәскәү кубогын яулый. Аннары ике еллык тәнәфес. Самарның “ЦСКА ВВС”, Тольяттиның “Лада” командаларында уйный. Кабат “Салават Юлаев”ка һәм Мәскәү “ЦСКА”сына кайта. Әмма дәүләт тарафыннан ярдәм булмау, финанс тотрыксызлык яшьләргә уйнарга комачаулый. 19 яшендә Ринат Әхмәдиев спорт карьерасын төгәлләп, туган шәһәренә кайта. Коммерция белән шөгыльләнә, өйләнә, ике бала тәрбияли, әмма хоккейны сагына.

“Туймазы-Арена” ачылгач, Ринат Рим улы бирегә еш килә. Яшь хоккейчылар белән сөйләшә, күнегүләрне күзәтә. Файдалы киңәшләрен бирә, ниһаять, Владимир Орлов белән беррәттән Туймазы хоккей клубы тренеры булып китүен үзе дә сизми кала. Егерме елдан соң хоккей кабат аның яшәү мәгънәсенә, ул үзе аның бер өлешенә әверелә.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: