Иртәгә “Родина” мәдәният йортында республиканың бер гасырлык юбилеена багышланган тантана үтәчәк. Ун туймазылы, шул исәптән “Уралтехнострой-Туймазыхиммаш” җәмгыяте токаре Нина Тупицына “Башкортстан Республикасы оешуга 100 ел” медале белән бүләкләнәчәк.
Нина Владимировна ялтыравык металл цилиндрларны читкәрәк этте: “Токарьлар миңа шпилька әзерләгән – аларга сыр ясарга кирәк”, – дип, станокны сүндерде, яулыгын төзәтеп куйды һәм миңа караш ташлады: хәзер сорауларыгызны бирегез.
1971 елда Бакалы кызы Нина Тупицына, сигезенче сыйныфны тәмамлап, Туймазыга тутасына кунакка килә. Биредә 5нче шәһәр һөнәр-техника училищесы ачылуын ишетеп, ике дә уйлап тормыйча документларын тапшыра. Белгечлеген шундук сайлый – “Слесарь-җиһазчы”.
– Минем белән бергә бирегә тагын өч кыз керде. Нинди һөнәр икәнен җентекләп аңлаткан кеше булмады. Без сорамадык та, – дип елмая ул. – Ике ел укыганнан соң химия машиналары эшләү заводына килдек, анда безне шундук станок артына бастырдылар.
Аның белән бергә укыган ике кыз язмышын завод белән бәйләргә карар итә. Өченчесе бераз эшләгәч китәргә була. Нина Владимировна исә газиз предприятиесенә 45 ел гомерен багышлавын үзе дә сизми.
– Эшли генә башлаган елларны хәтерлисезме?
– Башта дүрт ярымавтоматта эшләдек – гайка, болтлар әзерләдек. Технология эше нечкәлекләренә көйләүче өйрәтте, нәрсәдер ватылса, һәрчак ярдәм кулы сузды. Бу станоклар тузып, аларны гамәлдән чыгаргач, мине сыр-уем салу станогына күчерделәр. Бүген дә шунда эшлим.
Һөнәрен алыштыру турында уйлап та карамаган ул. “Бер урыннан икенчесенә күчеп йөри торган кеше түгел мин, – ди Тупицына. – Бирегә өйгә кайткан кебек киләм. Беренче елларда цехта салкын, җил уйный иде. Хәзер җылы, якты һәм уңайлы. Тагын нәрсә кирәк?”
– Чын ирләр эшенә хатын-кызлар җавап-лырак карый диләр. Килешәсезме?
– Бәлки, шулайдыр. Без бит һәр эшкә яхшы кәеф белән, күңел биреп тотынабыз. Хәер... Янәшәмдә генә бер егет эшли – ул да һәр эшкә җаваплы карый. Эшен тел-теш тидермәслек итеп башкармыйча, тынычланмый. Эшнең уңышы кешегә бәйле, димәк. Мәсәлән, нәрсәдер килеп чыкмый икән, башта тынычланам, фикер туплыйм, кулай карар кабул итәргә тырышам.
– Димәк, сезнең өчен бу һөнәрдә бөтенләй аңлашылмаган урыннар юк?
– 45 ел дәвамында һәр хәрәкәтне автомат рәвештә башкарам. Әле индустрия колледжыннан бер кызны өйрәтәм, тора-бара минем урынга басачак ул. Аңа бу һөнәр авыррак бирелә. Әмма бар кеше дә шуның аша үтә. Иманым камил: бераз вакыт үткәч, ул станокны биш бармагы кебек беләчәк.
– Йола буенча үз урыныгызга кыз кешене әзерлисез, димәк?
– Бүген бездә яңа килгән кешеләрнең күбесе – махсус урта уку йортларын тәмамлаучы кызлар. Күптән түгел берьюлы өч кыз токарь булып урнашты. Гүзәл зат кына димәгез!..