Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 апрель 2019, 12:02

13 мең кандралының «Җиңү»е

Физкультура-савыктыру комплексы республика җитәкчеләре һәм “Транснефть-Урал” компаниясе ярдәме белән ачылды


Кандрада сәламәт тормыш тарафдарлары элек спорт залында, “Буровик” стадионы һәм Мәдәният һәм спорт йортында шөгыльләнде. Әмма биналар җитмәде, шуңа күрә 2014 елда халык рес-публика җитәкчеләренә тагын бер объект төзүне үтенеп мөрәҗәгать итте. Изге эшкә “Транснефть-Урал” компаниясе кушылды – бу максатта миллион сумнар бүлде.

Моның ише каркас-кысалы биналар тиз төзелә. Әмма Кандрадагы ФОКны ачу тантанасын 2019 елга чигерергә туры килде. Кемероводагы вакыйгалар (сигнал һәм хәбәр итү системасы эшләмәү сәбәпле, сәүдә үзәгендә кешеләр һәлак булды) уңаеннан янгын сүндерүчеләр объектны кабул итүгә гаять җитди карады. Аның каравы, хәзер бирегә килүчеләрнең хәвефсезлеге өчен борчыласы юк.

Күптән түгел “Победа”ны карап кайттык. Комплекс җитәкчесе Зөфәр Тәкыйуллин безне якты һәм уңайлы бина белән таныштырып чыкты. Инфраструктура үзенчәлекле залдан, ике бассейн, аэробика һәм тренажёр залы, медицина үзәге, массаж кабинеты, теория дәресләре өчен дүрт укыту классыннан гыйбарәт.

“Транснефть-Урал” компаниясе объектны төзү белән генә чикләнмәгән, инвентарьның бер өлеше, шул исәптән солярий белән тәэмин иткән. Озакламый тренажёр залына тренажёрлар кайтачак. Аларны Чиләбе өлкәсендә сатып алганнар.

– Шартлар искиткеч. Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кандралылар икенче һәм өченче катларга лифтта күтәрелә ала. Безгә көн саен уртача 160 кеше килә, кайвакыт 200гә җитә – эшчеләр, вахта ысулы белән эшләүчеләр, пенсионерлар, балалар, – дип сөйли Зөфәр Гайфетдин улы. – Ялларга караганда, эш көннәрендә халык күбрәк тә була. Спортка мөкиббәннәр һәм сәламәт тормыш рәвеше тарафдарларын бермә-бер арттырырбыз дигән ышанычта калабыз.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Венера АШИРОВА.



Читайте нас: