Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 12:29

Яраксызын – эшкәртергә, зур агачларны – парк һәм скверларга

2017 елга урманчылык тармагында мәшәкатьләр системалыга әверелде һәм төбәкләрдәге урманнарны тергезүдә чагылды.

017 елга урманчылык тармагында мәшәкатьләр системалыга әверелде һәм төбәкләрдәге урманнарны тергезүдә чагылды. 2018 елда “Туймазы урман хуҗалыгы” оешмасы директоры итеп Александр Никифоров тәгаенләнде. Бүген без аның белән хәл ителәсе мәсьәләләр һәм киләчәккә планнар турында сөйләшәбез.

– 2000нче еллар башында республиканың урманчылык тармагында үзгәрешләр булды, нәтиҗәдә урман хуҗалыгының матди-техника нигезеннән бернәрсә дә калмады диярлек, – дип сөйли Александр Александрович. – Сәнәгать күрсәткечләре түбән иде. Тармактан белгечләр китте. Төп кулланылыштагы ел саен киселүче урман үзләштерелмәү сәбәпле, урманнарыбызда черегән-корыган агачлар тупланды, нәтиҗәдә урманнар файдага яраксыз агач-ботаклар белән тулды, димәк, урман тергезү эшләре бөтенләй үткәрелмәде.

Дәүләт йөкләмәсен субсидияләү күләме елдан-ел кимеде. 2014 елда урманны тәрбияләү чараларына 20 миллион сум чамасы бүленсә, быел нибары

3 миллион сум.

2018 елда “Рослесинфорг”оешмасы көче белән тоташ урманчылык биләмәсендә урман корылышы эшләре үткәрелде. Без оешманың эчке мөмкинлекләрен билгеләдек, калган агачны саттык, бурычлы эшкуарларның 1 миллион сум чамасы бурычын ачык-ладык һәм юллап алдык. 2018 елдан без урманның бер кубометрын да бурычка бирмибез. Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү исәбенә оешма кереме һәм уртача хезмәт хакы артты, бүген ул 27000 сум тәшкил итә. Урманны саклау һәм тергезүнең төбәккә хас бөтен нечкәлекләрен белгән, табигатькә җаны-тәне белән береккән урман мастерларын саклап кала алдык.

Җитештерү чараларын тергезә башладык. Атап әйткәндә, 90 тәүлеккә дүрт килограмм ылыс орлыгы биргән нарат күркәсен киптерү җиһазын тергездек.

Һәр районда (урман хуҗалыгы тагын берничә районны хезмәтләндерә) эшкә яраклы агач кабул итү һәм халыкка, эшкуарларга озату үзәкләре оештырыла башлады. Безнең районда андый үзәк элекке Бересклет хуҗалыгы урынында (Югары Бишенде авыл советы) төзелә башлаячак. Файдага ярамаган агачны эшкәртү өчен тиздән “Кроношпан” предприятиесенә озатачакбыз. Шулай ук йомычкадан гранулалы ягулык җитештерү өчен җиһаз сатып алуны күздә тотабыз.

Сәнәгать нигезен ныгытуда республика Хөкүмәте, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы ярдәм күрсәтте. Туймазы урман хуҗалыгына кран-манипуляторлы урман ташучы-вездеход һәм “КамАЗ” тәгәрмәчендә кран-манипуляторлы, тагылмалы сортларга аерып ташучы техника, тагылмалы һәм КУН җиһазлы МТЗ-82 тракторы, сабаннар (гомуми бәясе 20 миллион сум чамасы) бүленде.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: