Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
28 март 2019, 12:46

Чибәрләр, уңганнар, спортчылар

Туймазының 200ләп кызы нәфис гимнастика белән мавыга


Нәфис гимнастика – Туймазы өчен спортның чагыштырмача яшь төре. Шәһәребездә заманча спорт мәктәбенә һәм федерациягә СССРның нәфис гимнастика буенча спорт мастеры Лиана Рәгыйб кызы Саттарова нигез салган.

Ул байтак гомер Туймазы педагогия колледжында физкультура укыта, соңыннан бер елга якын Италиядә яши. Аннан кайткач “Олимпиец” спорт комплексында нәфис гимнастика бүлеге ача.

2008 елда беренче төркемен туплый. Кызларның күбесе элекке студентларының балалары була. Шушы кызлар Туймазы гимнасткаларына спортка юл ача да инде. 2012 елдан Саттарова кызларны 1нче спорт мәктәбендә күнектерә.

Баштагы мәлдә авыр булуын яшерми Лиана Рәгыйб кызы. Чөнки 30 еллык тәнәфес үзен сиздерә. Өстәвенә, шушы дәвердә нәфис гимнастика шактый үзгәргән. Аңа яңа таләпләр өстәлгән: кул белән кагылмыйча һәм карамыйча чөйгән әйберне тоту. 1,5 минут эчендә гимнаст кыз җиде мәҗбүри хәрәкәттән торган программа күрсәтергә тиеш: сикерү, тигезлек сак-лау, борылыш, әйбер чөю белән беррәтән зур тизлектә әйләнү, бию сукмаклары – болар барысы да югары осталык күрсәткечләре.

Лилия Рәгыйб кызы спорт мастерлыгына 12 кандидат тәрбияләгән. Аның укучылары арасында спорт эшчәнлеген Русиянең башка төбәкләрендә дәвам иткәннәре дә бар. Мәсәлән, София Асфина Пензада шөгыльләнә. Быел ул Идел буе округының иң көчле ун спортчысы исәбенә кергән. Анастасия Куприянова Мәскәүдә цирк училищесында укый.

Саттаровадан кала, нәфис гимнастика бүлегендә тагын ике тренер – Гөлнара Мәкъсүтова һәм Наилә Кузикова эшли. Бергәләп 13 төркемдә дәресләр алып бара алар, бу барлыгы 200ләп бала. Теләге булган һәркемне кабул итәләр. Шулай ук 3 яшьтән шөгыльләнгән балалар төркеме дә бар.

– Тренер эше җиңел түгел. Бер үк вакытта игелекле әни дә, таләпчән тренер да булырга кирәк. Баланы тою, кайчан мактарга, кайчан катырак дәшәргә кирәклеген белү зарур. “Прәннек һәм чыбыркы” алымы спортта яхшы эшли, чөнки безгә төрле максатлы кызлар килә. Күңел һәм сәламәтек өчен генә йөрсәләр – бер төрле, гимнаст буларак үсәргә теләсәләр – башка алымнар кулланырга кирәк, – ди Лиана Рәгыйб кызы. Гимнаст кызларга шөгыльләнү өчен җылы, уңайлы залга, яхшы хореографка мохтаҗ булуларын, матди нигезне яхшырту зарурлыгын уртаклашты ул.

Әйткәндәй, нәфис гимнастика спортның шактый чыгымлы төре. Чыгышлар өчен костюмнар, махсус спорт җиһазлары – кыршау, туплар, тасмалар, сикергеч, күнегү җыеннары, бәйгеләрдә катнашу – барысы да әти-әниләр кесәсенә кайтып кала. Тик шөгыльләнергә теләүчеләр күп. Нәфис гимнастика сәламәтлекне һәм холыкны ныгытып кына калмый, кызларны нәфис һәм сылу, шул ук вакытта чәмле һәм хезмәт сөючән итеп тәрбияли.

Март башында “Туймазы-Арена” комплексында нәфис гимнастика буенча “Тәүге умырзая” ачык муниципалитет-район беренчелеге үтте. Анда Октябрьский, Уфа, Казан, Алабуга, Түбән Кама, Сарытау шәһәрләре спортчылары катнашты. Быел барлыгы 225 катнашучы булды, шуларның 60ы – Туймазыдан. Ярышларда 11 яшьлек Зарина Гыймадиева җиңү яулады. Лиана Рәгыйб кызының тәрбияләнүчеләре – Элина Зәйнуллина (14 яшь), Арианна Гайнуллина (12 яшь), Сафина Җангирова (11 яшь), Ева Гарапова (12 яшь), Есения Дәүләтова һәм Арина Моисеенко, Илмира Нәширбанова (7 яшь), Рина Кәримова (10 яшь) яхшы нәтиҗәләргә ирешкән. Гөлнара Мәкъсүтова карамагында шөгыльләнгән Арина Игнатова (10 яшь) һәм София Дмитриева (11 яшь) бүләкле урынга лаек булган.


Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: