Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2019, 12:30

Серле курчаклар

Кул эшләре остасы Лена Әхмәдиева үзенчәлекле эшләнмәләр иҗат итә


Пөхтә итеп җыелган чәч-баш, канатлар кадалган эшләпә, сәйләннәр, челтәрләр белән бизәлгән күлмәкләр – һәр патша кызының хыялы бу. Таныш булыгыз: курчакның исеме – Маргарита. Бу чибәргә бер күрүдә гашыйк булачаксыз. Аны якташыбыз Лена Әхмәдиева иҗат иткән.

Бу останы шәһәрдәге күр-гәзмәләрдә һәм бәйрәмнәрдә очратканыгыз булгандыр. Әлеге чараларда һәрвакыт чәмле катнаша ул, кешеләргә матурлык һәм шатлык бүләк итү – аның күңел халәте.

Ачык, мөлаем кыз – балачактан инвалид. Кул эшләре – курчакларга күлмәк һәм эшләпәләр тегү белән алты яшеннән шөгыльләнә башлый. Тугыз яшендә бәйләргә өйрәнә, сәйлән тезү белән мавыга. Бер минут тик утырмый, бәйләм ысулларын үзаллы үзләштерә, һәрвакыт яңалыкка омтыла.

Бервакыт Ленаны һәм дустын туйга чакыралар. Нинди бүләк бирергә дип озак баш вата ул. Конвертка салып акча бирү – артык гади, аның холкында түгел. Уйланып йөргәннән соң купшы күлмәкле курчак-кәләш тегәргә карар итә. Анысы да гади генә түгел, серле. Шулай итеп беренче курчак-тартмачыгы белән туйдагы халыкны таң калдыра.

Аның эшләнмәләре чынлап та кабатланмас, районда башка беркем дә ясамый аларны. Бу курчаклар өй күрке булу өстенә, көнкүрештә дә кулланыла. Тартмачыкларда бизәнгечләр сакларга, үзенчәлекле бүләк төргече буларак та кулланып була – тартма эченә 2 килограмм тирәсе кәнфит сыя.

Бер курчакны ясау өчен бер атна вакыт кирәк Ленага.

– Курчакларым төрле-төрле, һәркайсының үз холкы, – ди остабикә. – Әнием аларга исемнәр кушарга ярата – Мирабель, Нинель, Зефирка... Кешеләргә бәхет өләшсәм, үзем дә бәхетле мин. Ярминкәләрдә курчак-ларга мөкиббән кешене күреп, аңа эшләнмәмне бүләк тә итә алам.

Курчак-тартмачыклардан кала, Лена эшләпә рәвешендәге энә кадау мендәрчекләре, диван мендәрләре, япмалар, торт рәвешендәге тартмалар, сәйләннән бизәнгечләр: алка, беләзек, муенсалар ясый.

Ленаның хыялы бар. Алтын куллы кыз сәяхәт итәргә хыяллана. Ул мотлак тормышка ашачак.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: