Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2019, 12:25

Италия кызының Русиядәге маҗаралары

17 яшьлек Элиза Джованеттиның Туймазыда яшәвенә ярты ел инде хәзер

Өлкән буын вәкилләре “Итальяннарның Русиядәге маҗаралары” фильмын хәтерлидер әле. Ул 1974 елда аеруча уңыш казанды – аны 50 миллион кеше карады. 45 ел үтте, итальяннар исә элеккечә Русиягә килә һәм гаҗәеп маҗараларга юлыга. Алар бозлы суга һәм карга чума, чаңгы һәм тимераякка баса, рус телен өйрәнә һәм илебезгә гашыйк була.

Узган елның августында Туймазыга килгән һәм халыкара укучылар алмашу программасы кысаларында 8нче мәктәпнең 10нчы сыйныфында укый башлаган Элиза Джованетти белән дә шулай булган.

– Безнең Италиядәге

Рокка-ди-Папа шәһәр-чегендә кар елына ике тапкыр гына төшә, – дип сөйли кыз. – Ул көннәрдә мәхшәр була – мәктәпләр ябыла, автотранспорт туктап кала. Сездә исә бөтенләй башкача: кар күпме яуса да, тормыш дәвам итә.

Италия кызы салкыннан курыкмаган. Ул тимер-аяк һәм чаңгыда шуарга өйрәнгән, Крещениеда бездә бозлы суга чумуларын белгәч, ул да катнашырга карар иткән. Бик әзерләнгән – салкын су белән коенган, мунчадан соң көрткә чумган. 19 гыйнварда үзе яшәгән Шәвәлиевлар гаиләсе белән Түбән Троицкий гыйбадәтханәсенә барган. Элиза шундук күзгә ташланган – җыелган халыкның алкышлары астында Италия әләмен күтәреп суга кергән. Суга чумуы тасвирланган видеоны Италиягә җибәргән.

– Әти-әнием бик хупламады моны, әлбәттә, – ди Элиза. – Әбиләрем исә мине акылдан язган дип атады.

Кызның әти-әнисен Туймазыга килергә шушы видео мәҗбүр иткәндер, мөгаен. Экстремал-кыз-лары белән барысы да тәртиптә булуына инанасылары килгәндер.

Әллә безнең һава үзенчәлеклеме, әллә әйләнә-тирә мохитме, икенче көнне үк Чинция белән Марио Джованетти чаңгыга баскан, мунчадан соң кар белән уынган.

– Кызыбызны бер елга чит илгә җибәрү карары җиңел бирелмәде безгә, – ди Джованеттилар. – Бирегә килгәч, аның дөрес юл сайлавын аңладык. Кыска гына вакыт аралыгында Элиза дуслар тапкан, Шәвәлиевлар гаиләсендә газизгә әверелгән. Лиана белән Марат үзләре өч бала тәрбияли, әмма безнең кыз өчен дә вакыт таба, алар аны игътибар һәм хәстәргә чорнаган, ул безне сагынмый да хәтта. Алар аны төрле түгәрәкләргә яздырган, Мәскәүгә, Санкт-Петербургка, Казанга экскурсиягә алып барган. Алар кызыбызны үзләренең йолалары белән таныштыра, безнең бәйрәмнәрне дә искә ала. Мәсәлән, 25 декабрьдә Элиза өчен католикларның Раштуасын билгеләгәннәр, безнең милли ризыкларны әзерләгәннәр.

– Русия турында безгә аралашу бәхете тигән кешеләргә карап фикер йөртсәң, сезнең ил күркәм йолаларга бай һәм гаять кунакчыл. Без төрле гаиләләрдә кунак булдык, милли ризыклар белән сыйландык. Нәтиҗәдә Туймазыда булган бер атнада берничә килограммга тазардык. Әмма күңелебезгә хуш килгән ризыкны әзерләү буенча осталык дәресен видеога төшереп алдык. Аларны өйдә әзерләп караячакбыз.

Элизаның «вакытлыча» ата-анасына да, үз әти-әнисенә дә кызлары өчен кызарырга туры килми. Педагоглар кызның тырышлыгын һәм җаваплылыгын билгели. Инглиз теле буенча муниципалитет һәм республика олимпиадасын уңышлы үткән. Күптән түгел исә “Интеркультура” фонды оештырган халык-ара тасвирлы укучылар бәйгесендә катнашкан. Элизаның Муса Җәлилнең “Вәхшәт” шигырен укуын видеога төшергәннәр һәм Мәскәүгә җибәргәннәр.

– Бәйге өчен шигырьне үзем сайладым, – диде кыз. – Ул мине еларга мәҗбүр итте.

Һәм менә җавап килгән: Элиза бишенче урында. Бүләк сыйфатында Русия башкаласына сәяхәткә чакырганнар. Тиздән ул Мәскәүгә китәчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: