Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
25 март 2019, 12:11

Берни күрмим, берни ишетмим

“Атым юк урамда, кайгым юк буранда”, – дип яшәсәң, Мәскәүдәге бер фатирда табылган кыз бала вакыйгасы теләсә кайсы шәһәрдә кабатланырга мөмкин

Мәскәүдә 47 яшьлек хатынның биш яшьлек кызын ризыксыз-сусыз, чүп-чар белән тулган фатирында бикләп калдырып, үз йомышлары белән чыгып китүе турындагы хәбәр илебездә яшен тизлегендә таралды. Кыз бала очрак-лы рәвештә генә ачыкланган. Күршеләре фатирда бертуктаусыз бала елаган тавыш ишетеп, полициягә шалтырата. Ишекне каерып ачып, сабыйны чүплеккә әверелгән фатирның бер почмагында табып алалар.

Тикшерүчеләр баланы тәрбиягә тәгаенләү бүлеге, хастаханә, полициянең ни өчен вакытында чара күрмәвен әле дә булса аңлый алмый. Хастаханәдәге шәфкать туташы, таләп ителгәнчә, күкрәк баласын тормышының беренче атналарында гына тикшергән, аннары чакыру буенча гына барган. Аны гаепләп булмый. Баланы тәрбиягә тәгаенләү бүлеге дә закон кысаларында эш иткән кебек. Фатирдан килгән сасы истән иза чиккән күршеләре берничә тапкыр полиция чакырткан. Әмма ишекне ачтыра алмаганнар.

Хәзер кызның әнисе кулга алынган. Ул “Ярдәмгә мохтаҗ балигъ булмаган баланы үтерергә теләү” маддәсе буенча гаепләнә.

Бер сорау тынгы бирми: имин, мул тормышта яшәгән башкалада бәләкәй кыз ничек югала алган? Бу вакыйга бездә, торак үзәкләре бер-берсеннән байтак километр ераклыкта урнашкан төбәктә кабатлана алачакмы? Зур, таш “кырмыска оясы”нда кешеләр күрше фатирдагы бәлане күрмәгәнне, шәхси йортлар капкалары артында ниләр кылынганын кем белсен?

– Баланы тәрбиягә тәгаенләү оешмалары тарафыннан чара күрелүгә нигез булган бернинди кисәтү дә килмәгәч, алар катыша алмаган, әлбәттә, – дип аңлата бу вакыйганы Туймазы районы Хакимиятенең баланы тәрбиягә һәм асрамага тәгаенләү бүлеге начальнигы Гөлназ Килдиярова. – Әмма баланың гомеренә һәм сәламәтлегенә хәвеф янау турында хәбәр булса, вакыйга урынына балигъ булмаганнар эше комиссиясе, “Гаилә” җәмәгать ярдәме күрсәтү бүлекчәсе, полиция, баланы тәрбиягә тәгаенләү бүлеге вәкилләреннән торган комиссия чыга. Мәктәптән, балалар бакчаларыннан, баланың күршеләреннән килгән хәбәр дә игътибарга алына. Дәлилләрне кат-кат тикшерәбез, әлбәттә. Таләп ителсә, ата-аналар һәм балаларга психолог ярдәме күрсәтелә. “Ковчег” гаилә, ана һәм балаларны яклау үзәге дә ярдәм кулы суза (аларның, “Гаилә” бүлекчәсендәге кебек, үзенең әйберләр склады бар).

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: