Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
21 март 2019, 12:29

Шәһәребездә “Кира Найтли” чыгыш ясады

“Родина” мәдәният йортында КВН командалары очрашты

Квнчыларның үткен мәзәкләре һәм дәртле биюләре залны беренче минуттан ук әсир итте. «Родина» мәдәният йорты диварлары Туймазы районы башлыгы бүләгенә КВН кубогы уенын карарга килгән тамашачыларның көлүеннән дер селкенеп торды. Анда Уфа, Стәрлетамак, Туймазы, Яр Чаллыдан 16 команда катнашты. Зур һәм Кече кубок ике яшь төркемендә уйнатылды.

Туймазыда КВН күптән үзенә яңадан-яңа уенчылар җәлеп иткән хәрәкәткә әверелде. Районда муниципалитет башлыгы бүләгенә уен үтүе дә төбәк хакимиятенең яшьләрнең бу мавыгуына җитди игътибар бүлүен дәлилли. Моннан тыш – район башлыгы Айдар Суфиянов та уенны тамаша кылды һәм яшьләрнең нәрсә турында шаяртуын тыңлады. Алар исә бу көнне шактый кыю һәм үзенчәлекле шаяртты. Байтак команда төзекләндерү, сәясәт ише киеренке мәсьәләләргә кагылды. Әмма алар моны начар уй белән эшләмәде, бары тик замана яшьләренең илебездә һәм республикада барган хәлләр белән кызыксынуын, аларга карата үз фикерен белдерергә әзер булуын күрсәтте.

Айдар Рифгать улы быел мәктәп укучылары һәм студентларның мавыгуына эшкуарлар (“Брусника” аниматорлар командасы) һәм эшче яшьләр (бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы һәм “Ал җилкәннәр” үсмерләр клублары үзәкләренең “Нон-стоп” командалары) кушылуына шатлануын билгеләде. Ул районда КВН хәрәкәтен үстерүнең әһәмиятен, төбәк командаларының татулыгын ассызыклады.

Республиканың КВН лигалары системасы рәисе Тимур Шәйхетдинов яхшы кәефкә тиенүен яшермәде һәм шаянлык-шуклык бәй-рәменә югары бәя бирде.

Уен йомгаклары буенча Туймазы районы башлыгының Кече кубогын Уфадан “Агнешка” командасы (42нче лицей) лаек булды. Алар жюри һәм тамашачыларны торак-үткәргечләр хуҗалыгы мәсьәләләренә, җәмәгать һәм эшкуарлык тармагына кагылышлы белем-хәбәрдарлыгы белән таң калдырды. Икенче урында – Туймазы 4нче мәктәбенең “Югары пилотаж”, өченче урында – 8нче мәктәпнең “Цитрамон” командасы.

Зур кубок та уфалыларда – «Лица республики» командасында. Яр Чаллыдан «Ләйлә» командасы – икенче, Туймазы бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводы командасы өченче урында, ул шулай ук республика КВНы югары лигасына чакыру алды.

Чараны үткәрүдә “Туймазы шәһәр электр челтәрләре”, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Туймазы филиалы, “Җылылык челтәре”, “Водоканал” җәмгыятьләре, “Хәкимов һәм уллары” юридик агентлыгы, “Макдак”, “Виант” һәм “Марэд” матбугат студияләре ярдәм күрсәтте.

Регина МИҺРАНОВА.


Читайте нас: