Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 13:10

Үзәк телевидение легендасыннан осталык дәресе

Аны оештыруны якташыбыз үз өстенә алган

Эльвира Ульданова балалар дәваханәсендә 16 ел шәфкать туташы булып эшли. Күптән түгел ул “Туймазы хәбәрләре” белән хезмәттәшлек итә башлады. Аның эшләре тормышка башка күзлектән багарга мәҗбүр итә. Мәсәлән, Омскида солдат казармасы түбәсе җимерелү нәтиҗәсендә күпсанлы җәрәхәтләр алып та яшәргә көч тапкан Рөстәм Нәбиев белән очрашудан соң “Хәрабәләр астында җиде сәгать” мәкаләсе дөнья күрде. Бу материалга карата байтак фикер белдерелде. Аны хәтта “Республика Башкортостан” гәзите күчереп бастырды.

Былтыр Эльвира Мәскәү журналистика һәм әдәбият иҗаты институтына укырга керде.

Киноактриса һәм телевидение алып баручысы Ангелина Вовк белән танышкан. Аның исеме иң озын гомерле алып баручы буларак Гиннесның рекордлар китабына кертелгән (“Песня года” тапшыруын 18 ел алып барган ул). Хәзер 76 яшьлек Ангелина Михайловна мәдәният һәм сәнгать институтында сәхнә сөйләме кафедрасын җитәкли.

Бик җылы очрашу булган бу. Алар телефоннарын алмашкан, Вовк Эльвираны Мәскәүгә телевидениедә эшләү тәҗрибәсен уртаклашуга багышланган осталык дәресенә чакырырга вәгъдә иткән. Эльвира осталык дәресе оештыруда ярдәм итәргә теләк белдергән. Моның өчен җәмәгать челтәрләрендә мәгълүмат урнаштыру, бина табу һәм Ангелина Вовк иҗатына мөкиббән кешеләрне бер түбә астына җыю зарур.

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: