Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 13:03

Сваркачылар берлеген илһамландыручы

Тәҗрибәле педагог тормыш чәме һәм күңел тынычлыгы серен уртаклаша

Лариса Галиева 28 ел Туймазы индустрия колледжының һөнәргә өйрәтү мастеры булып эшли. Ул – БРның халык мәгарифе отличнигы, уку йортын тәмамлаучылар да, студентлар да, ата-аналар да хөрмәт итә аны.

Лариса Ивановна Калуга өлкәсендә эшчеләр гаиләсендә туган. Төбәктәге училищеда сваркачы һөнәрен үзләштергән, шунда ук булачак ирен очраткан, әйткәндәй, ул да сваркачы. Горький техникумын тәмамлап, сварка сәнәгате технологиясенә өйрәтү мастеры дипломы алган. 1991 елда Галиевларның яшь гаиләсе Туймазыга күчеп килгән.

– Мине биредә-

ге сварка-чыларның инженерларныкы кебек хезмәт хакы алуы гаҗәпләндерде, – ди ул. – теге яки бу предприятиедә эш тәкъдим итсәләр дә, 128нче һөнәр-техника училищесына (аннары ул индустрия колледжына кушылды) сварка сәнәгате технологиясе укытучысы булып урнаштым. 28 елда йөзләгән электр-газ сваркачысы, газ-плазма ярдәмендә кисү җиһазы көйләүчеләре, автомат һәм ярымавтомат машиналар сваркачысы әзерләдем. Читтән торып “Педагог-психолог” белгечлеге буенча югары уку йорты тәмамладым.

– Сваркачы ир-ат һөнәреме?

– Юк, түземле кешеләр һөнәре, ул барлык егет-кызларга да туры килми. Сварка өчен сәләт, зур тырышлык таләп ителә. Электрод һәм дуга – кулның дәвамы, җөй тигез (бормалы-сырмалы түгел) булырга тиеш дип әйтергә яратам мин.

– Укучыларыгыз укытучысыннан да уздырамы?

– Әлбәттә. Эшемнең асылы да шунда инде. Күптән түгел Красноярски ягында эшләгән укучыларым белән очраштым. Алар туңлык шартларында зур диаметрлы торбалар ябыштыра. Аларның берсе буш урынга 50 кеше дәгъва иткән оешмага эшкә урнаша алган. Аңардан сварканың барлык төрләре буенча имтихан алганнар. Ул бәйгене үткән, һәм бүген үз эшенең остасы. Һәр сваркачының бер яки ике генә укучысы булган очракта җиңел ул. Миңа исә бөтен төркемне заводка эшкә алырлык итеп тырышырга кирәк. Бу катлаулырак. Димәк, аларга тәҗрибә уртаклашу гына җитми, бөтен күңелеңне бирергә кирәк.

– Сваркачы ирегез белән өйдә һөнәр турында сөйләшәсезме?

– Кайчак бәхәсләшеп алабыз. Рим белән йортыбызны үзебез төзедек. Үзебез капкалар, дизайн һәм беркетмәнең башка металл өлешләрен ясадык.

Койма койганда аның башы әйләнерлек дәрәҗәдә техника фикер-тәкъдимнәремне өйдем. Тыңлап торды да: “Биредә бригадир мин. Өлешләрне тотып торып, электродлар биреп торырсың”, диде, – дип көлә Лариса Ивановна.

– Өйдә бер-берең өчен яшәргә, эш турында бик сирәк кенә сөйләшергә кирәк. Мин өйне “яшәү өчен көч бирүче урын” дип атыйм. Биредә туйдыралар, җылыталар һәм хуплыйлар. Мотлак хуплаячаклар. Кайбер балага карыйм да аңа ата-ана игътибары җитмәвен аңлыйм. Бу бушлыкны миңа тутырырга туры килә. Егетләр гамәли биремне сыйфатлы итеп үти алмаса да, аларны хуплау, чәмләндерү зарур. Кайберәүләрне бәләкәй генә казаныш өчен мактасаң да, бер атна балкып йөри.

– 90нчы еллар азагына эшче һөнәрләр белән кызыксыну кимеде. Хәзер ничек?

– Хәзер башкача. Берничә ел элек безнең колледж дәүләт гранты отты, һәм сварка юнәлеше яңа сулыш алды. Заманча җиһазлар сатып алынды. Авырлыкларга карамастан, машина эшләүчеләр безне укыту полигоннары, чималлар белән тәэмин итте, практика үтүчеләрне акчалата чәмләндерә. Хәзер колледж – республиканың һөнәр белеме бирүче алдынгы уку йортларының берсе. Без өлкән сыйныф укучыларының сварка эшенә кызыксынуы артуын күрәбез. Яшьләр арасында эшче һөнәрләргә ихтыяҗ арта. “Ворлдскилз” моның ачык мисалы, анда безнең егетләр яхшы нәтиҗәләргә ирешә.

– Һөнәрегездән ялкып киткән чакларыгыз булмыймы?

– Тормышымның байтак өлешен укучыларым белән бергә үткәрәм, аларга җаным белән берегәм һәм шундый ук җавап алам. Җәмәгать челтәрләрендә төркемем бар, анда алар белән даими аралашам. Әлбәттә, педагог студентлардан читләшә, артык якынаеп аралашудан кача ала, мин исә алай итәлмим. Колледжны тәмамлаучылар дуслаша, хатыннары һәм балалары белән бергә өйгә киләләр. Безнең берлек – ишәеп торучы гаилә кебек. Гаиләне исә ташлап булмый.

Эмиль МУСИН.


Читайте нас: