Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
19 март 2019, 13:15

“Нәсел җепләрем чуар”

Башкорт дәүләт университетын тәмамлап, якташыбыз дөнья гизәргә чыгып киткән

Туймазыда туган Лина Лее (кияүгә чыкканчы – Нигъмәтҗанова) белән аралашу җиңел. Төпле белемле, зирәк, төрле яклап үсешкән ул. Аралашучан, ачык. Аның белән сәясәт турында сөйләшергә, кызыклы вакыйганы искә төшереп, көлешеп алырга да була. Лина Әлтаф кызының буй-сыны да килешле. “Хас графиня”, – дип уйлап куйдым мин танышканда. Бәлки, шулайдыр да. Ул Лондоннан ерак түгел Саррей инглиз графлыгында замокка охшаган шәхси йортында яши. Ерак җирләргә, илләргә юл исә Башкорт дәүләт университетының роман-герман факультетын тәмамлагач ачылган.

Җиде чит тел –

күп түгел

Сәләтле укучыны университетта кече гыйльми хезмәткәр вазифасында эшкә калдыралар. Лина бүген дә БДУда хезмәт салыр, яшь буынга белемен өләшер иде, мөгаен, әгәр Лейпциг университетыннан укырга чакыру килмәсә. “Ә нигә әле бармаска? Тормышта бер генә тапкыр бирелә мондый мөмкинлек”, – дип уйлый Лина һәм Германиягә юллана. Университет дипломын кулына алгач, ошап китеп, үзаллы Кёльн университетына – испан теле һәм әдәбияты факультетына керә. Укудан бушаган арада картлар йортында эшли, этләрне саф һавада йөртә. Университеттан соң качаклар белән эшләүче министрлыкка эшкә урнаша.

– Германиядә төрекләр күп яши, аларның ата-бабалары үткән гасырның 50нче елларында эшче сыйфатында килгән, – дип сөйли Лина. – 2005 елда Германиядә барлык мигрантлар да немец телен белергә тиеш дигән закон чыкты. Алар өчен мәктәпләр оештырылды, мин шунда немец теле укыта башладым. Миңа немец телен төрекләргә укытырга туры килде, аларның телен белми идем. Ахыр чиктә мин аларны немецчага, алар мине төрекчәгә өйрәтте.

Германиядә Лина 12 ел яши. Бүген ул җиде телдә: инглизчә, немецча, испанча, португалча, французча, төрекчә, итальянча иркен сөйләшә.

– Мин Туймазыда рус һәм татар телендә сөйләшеп үстем, – дип сөйли Лина. – Нәселебездә шулай ук чуваш, мари каны да бар. Нәселе никадәр чуар булса, кеше мәдәни яктан шулкадәр байрак. Туган телемне онытмыйм. Әбиемә 92 яшь, аның белән татар телендә сөйләшәм.

Телләр белән кызыксынуым мәктәп укытучыларыннан килә. Беренче мәктәптә немец телен Наталья Кривенко укытты, өлкән сыйныфта икенче мәктәпкә күчкәч, Роза Әсфәндиярова.

Гаиләбездә белем алу беренче урында иде. Күп укыдым. Кулыма кызыклы китап эләксә, ашаудан яздым. Үзем өчен мөһим бер нәрсәне аңладым: максатыңа ирешергә теләп тә, акчаң булмаса, гыйлем – уңышка ачкыч ул.


Дүңгәләк

Германиядә Лина булачак ире – инглиз егете белән таныша. Ул немец телен өйрәнергә килгән була.

– Германиядә бөтен-ләйгә яшәргә калу ирем өчен җиңел булмаячагын аңладым. Ә мин бар җиргә дә яраклашам, хас дүңгәләк, – дип сөйли туймазылы. – Англиягә килгәч, урамнарның чисталыгына таң калдым. Ирем салымның саллы өлеше “җәмгыять” өлкәсенә китүен аңлатты. Бомжлар – тәгаен яшәү урыны булмаган кешеләрнең күплеге аптыратты. Соңыннан үзләрен ирекле тоеп яшәргә теләгән фәлсәфәле кешеләр катламы барлыгын белдем. Үзләре сайлаган юл бу. Күбесе югары белемле, берничә тел белә, әмма урамда яшәргә тели.

Күптән түгел Лина Туймазыга кайтып китте. Туганнары белән күреште, сыйныфташлары белән очрашты, хәтта Туймазы 8нче мәктәбенең 3д сыйныфы (җитәкчесе Марина Кожевникова) укучылары белән сыйныф сәгате дә үткәрде. Англиядә Лина Әлтаф кызы кыз балалар өчен шәхси мәктәптә испан теле укыта. Репетитор буларак, рус теленнән дә дәресләр бирә. Инглизләрне Русия җәлеп итә. Шәкертләре илебез тарихы белән кызыксына һәм “Ревизор” әсәре буенча инша яза.

Инглиз мәктәпләрендә уку-укыту үзенчәлекле: әти-әниләр асылда дәресләрнең ни рәвешле үтүе турында хәбәрдар түгел. Кытай яисә рус телеме, тарихмы, математика өйрәнергә телиме – баланың үзенән тора. Балаларның үзаллылыгы – гадәти инглиз системасының төп кыйммәте. Укучы даими рәвештә өй эшен хәзерләми икән, ата-анасына шалтыратып тормаячаклар: үзенең кылыгы өчен үзе җавап бирергә тиеш ул. Шәп тәҗрибә, шулаймы?

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.


Читайте нас: