Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 12:21

Кулга эш – җанга сихәт

яки Кәгазь көпшәдән могҗиза кылу серләре

Эльвира Гыйльманова Иске Туймазы авылы балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшли. Кул эшләре белән балачактан мавыга. Бәйләмгә оста әнисе үрнәк булган аңа. Әмма кул эшләре дөньясын үзе өчен Эльвира өч ел элек, өченче баласы тугач ача.

Интернетта үз ишләрен табып, иҗади кешеләрнең зур командасына кушыла. Чигәргә өйрәнә, сәйләннән эшләнмәләр ясый, декупаж һәм башкалар белән мавыга. Соңрак белгәннәрен башкаларга да өйрәтергә карар итә.

Күптән түгел Иске Туймазы мәктәбе музеенда 50дән артык, шул исәптән кәгазьдән үрелгән эшләрен тәкъдим иткән ул. Кәгазьдән ясалуга карамастан, эшләнмәләр нык, һәркайсының үз йөзе. Менә ташларын әйләндереп эшләп китәрдәй борынгы тегермән. Борынына камка кунган йорт иясе. Авызын шар ачып, тәмлекәч көткән шаян яшел бака. Тартмачыклар, вазалар, икмәк савытлары, фоамираннан назлы лилияләр, роза һәм орхидеяләр...

Күргәзмә ачылган көнне Эльвира Рафаил кызы осталык дәресе үткәрде. Баштагы мәлдә катнашучыларга барысы да җиңел тоелды: кәгазьне бәйләм энәсенә бөтерәсең, энәсен чыгарып, җилем белән башларын ябыштырасың һәм көпшә әзер – җаның ни тели шуны үрергә була.

Алай түгел икән шул! Монда да үз серләре җитәрлек. Көпшәнең ныклыгы кәгазьнең сыйфаты һәм киңлегенә, энәнең юанлыгына бәйле. Никадәр күбрәк бөтерсәң, көпшә шулкадәр нык була. Буяу һәм лак сайлауның да үзенчәлекләре бар.

Көпшә – табигый сабакны алмаштыручы кулай чимал. Үргәндә байтак иске кәгазь кулланыла, үзенчәлекле эшләнмәләр якыннарыңны шатланда.

Гыйльманованың эшлән-мәләре күргәзмәгә килгән укучыларны, укытучыларны һәм авыл халкын таң калдырды.

Галия Хәсәнова,
Иске Туймазы мәктәбе директоры урынбасары.


Читайте нас: