Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 11:46

Корыч нервылар һәм аек зиһен

Диспетчер авария-диспетчер хезмәте эшчәннәренә эшен башкарырга ярдәм итүе турында сөйли

Авария хезмәте белгечләре моңа кадәр дә даими хәрби әзерлек шартларында эшләде. Быел марттан исә алар катгый вакыт кысаларында халыктан шалтыратулар кабул итә, торбаларны тишелүдән, челтәрләрне тыгылудан арындыра. Яңа шартларда ничек эшләүләрен белү өчен хәбәрчебез берничә сәгатькә “Торак-үткәргечләр хуҗалыгына” идарәче компания диспетчеры Фәридә Әхмәтгәрәева белән дежурга чыкты.

Торбада – көчек

Фәридә Шәрифулла кызы 18 елдан артык гомерен торак-үткәргечләр хуҗалыгы тармагына багышлаган һәм аның бар нечкәлекләрен белә. 2018 елның апреленнән авария хезмәте диспетчеры ул. Хәзер дүрт сантехник, ике сваркачы, электрчы һәм шофёрлардан торган ике бригаданы авария нәтиҗәләреннән арынуга тәүлегенә 12-15әр тапкыр җибәрә.

Минем белән сөйләшкән арада, Әхмәтгәрәева телефоннан шалтыратуларга да җавап бирергә өлгерә. Менә Островский урамындагы бер йорттан кран сафтан чыгу турында хәбәр килде. Бригада кимчелектән 15 минутта арынды. Киләсе чакыру – Ленин проспектындагы йорттан, канализация тыгылган. Сантехниклар юан торбадагы ревизия капкачын ачып, махсус трос ярдәмендә чүпрәк тартып чыгарды.

– Чакыруларның 70ләп проценты тыгылган канализациягә туры килә, – ди Фәридә Шәрифулла кызы. – Соңгы атнада гына сантехниклар торбалардан чүпрәк, балалар уенчыгы, каткан төзелеш измәсе кисәкләре, берничә килограмм банан кабыгы, хәтта үлгән көчек тартып чыгарды. Бервакыт торбага резина туп утырган. Сәгатьтән артык җәфаландылар. Хәтта стоякның бер өлешен алыштырырга туры килде. Яз көне ике катлы йортлардан түбәдән су үтүгә бәйле мөрәҗәгатьләр күп килә.

Шушы көннәрдә Комаров урамындагы 28/1 йорты түбәсен кардан арчырга, су агызу торбаларын җылытып эретергә туры килде. Үткән сменада безгә Аксаков урамындагы йорттан батареялар салкын булуга зарланып шалтыраттылар. Мин җылылык челтәрләре “аварийка”сын чакырттым, алар үткәргечләрне чокып карагач, торба тишелүен ачыклады. Бу мәшәкатьтән төнге сәгать өчкә кадәр арындылар.

Эмиль МУСИН.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: