Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 12:17

Клиентларның күңелен күрү зарур

Балачак мавыгуы Әлфия Азнабаеваны үз ательесын ачарга илһамландырган

Һәркайсыбыз иртәме-соңмы һөнәр сайлау турында уйлана. Әмма кайчак һөнәр үзе кешене сайлый. Әлфия Азнабаева белән дә шулай булган. Аның әбисе – авылда тегү машинасына ия беренче кеше. Аның белән Әлфиянең әтисе дә оста эш итә – пенсиядә булса да, кайчак машина артына утыра. Шушы кул эшенә кызын дә җәлеп иткән. Әлфия ул чакта бишенче сыйныфта укыган һәм үзенең дизайнер проектларын әнисе сатып алып биргән тукылмаган чимал ярдәмендә тормышка ашырган.

Мәктәптән соң кыз тегү эшләнмәләре технологы һөнәрен үзләштерергә институтка керә. Шул вакытта ук үз ательесын ачу фикере туа – хәтта кәсеп планы төзи. Тик хыялын ир хатыны һәм әни булгач кына тормышка ашыра. 12 ел элек була бу.

Әлфия Ришат кызының уңыш сере гади – табыш артыннан кумый ул. Югыйсә сыйфат югала, моңа юл куярга ярамый. Аның фикеренчә, хуҗасы атнасына бер тапкыр керем алырга гына килеп китсә, ателье эшләмәячәк. Биредә яшәргә, клиентлар белән аралашырга, аларны үзеңнең икенче гаиләң итеп тоярга кирәк.

– Ательеда киемне таманлап, киеп карау клиентның кәефен күтәрә, ул үзен ышанычлырак хис итә башлый. Чөнки бу киемне махсус аның өчен тегәләр ич, – ди Азнабаева. – Иң мөһиме, ул килешле булсын.

Ателье җитәкчесе сүзләренә караганда, бүген хатын-кызлар гүзәллеген саклап калырга тырыша, матур күлмәкләр, итәк, блузкалар тектерә. Алар үзенчәлекле фасоннар, ачык тукымалар сайлый.

– Эшкуар булу катлаулы түгел.Клиентлар җәлеп итү, аларның теләген канәгатьләндерү катлаулырак. Кешеләрнең күңелен күрергә, аларны сакларга, алар белән исәпләшергә кирәк. Тегү – авыр һәм җентекле хезмәт. Теләк һәм эшкә мөкиббәнлек булмаса, бернәрсә дә килеп чыкмаячак. Бездә андый тегүчеләр озак тоткарланмый.

Әлфия Ришат кызы белән бергә ательеда Марина Якупова һәм Зәримә Кадыймова эшли. Марина (белгечлеге – өс киеме тегүче) биредә берничә ай гына хезмәт сала әле. Зәримә “Фрида”да 11 ел эшли инде.

“Фрида” – күптармаклы ателье. Биредә күлмәкләр дә, сәхнә киемнәре дә, хәтта милли киемнәр дә тегәләр. Уфада “Милли бизәкле заманча кием” бәйгесендә Әлфия Ришат кызының командасы башкорт хатын-кызлары күлмәгендә тамбурлап чигүне тергезгән өчен беренче урынга лаек булган.

Тегәргә өйрәнергә теләүчеләр өчен ательеда махсус курслар оештырыла.

Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас: