Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
18 март 2019, 12:06

“Каралар кала, зәңгәр киемлеләр – минем арттан!..”

Тренер Рамил Низаметдиновның яшь тәрбияләнүчеләре команда уенын үзләштерә


Алдарак зур спорт сумкасы аскан алты-җиде яшьләр тирәсендәге бер малайны шәйләдем. Куып тоттым.

– Күнегүгә барасыңдыр мөгаен?

Ул баш какты.

– Футболчы түгелме?

Малай елмаеп җибәрде:

– Нәкъ үзе.

Шулай итеп мин 6-7 яшьлек туймазылылар өчен футбол секциясе күнегүләренә эләктем.

...Йөгереп, залны ике тапкыр урап чыгарга дигән күрсәтмә алган малайлар, тренерлары Рамил Кәррам улының ашыкмыйча, җиңел генә йөгерергә дигән киңәшен ишетмәгәнгә салышып, бер-берсен уздырып чабарга тотынды. Сүтелгән шнурлары да комачауламады хәтта – алар әләм булып җилфердәде.

Аннары төрле төсле “манишка”лар киеп алдылар. Малайларның бер өлеше футбол уйнарга калды, калганнары залның икенче ягына күчте. Туп типтеләр, аны каршылыклар аша йөрттеләр, капкага һөҗүм иткәндә, тренер күрсәткәнчә, тупка табанның эчке ягы белән тибәргә тырыштылар.

Уңышлы һөҗүмнән соң әтиләрнең берсе урыныннан сикереп торды:

– Җиделе саны астында уйнаган Антон Волковны күрәсезме? Ходай биргән сәләт аңарда. Менә ичмасам талант! Күрәсезме, ничек тибә!.. – яшь футболчылар янына төшеп чабарга әзер иде ул.

15 минуттан тирләп пешкән малайлар трибуналарга таба йөгерде, әмма тренер аларны тиз күреп алды. “Биш минут уйнамадыгыз, су эчәргә килдегезме?” – дип, кире борды.

Рамил Низаметдинов 38 ел дәвамында берөзлексез тренер булып эшли. 1980 елда армия хезмәтеннән кайтканнан соң футбол уйный һәм балаларны күнектерә башлаган ул. Эшен җиренә җиткереп башкара – хәзер Рамил Кәррам улының элекке тәрбияләнүчеләре футболга мөкиббәннәрнең яшь буынын күнектерә. Шул исәптән, Низаметдиновның ярдәмчесе Леонид Белоусов та. Былтыр исә Низаметдинов республиканың иң көчле тренеры дип танылган. Бу хакта миңа яшь футболчыларның берсенең әнисе тиште.

– Сабыйлар пластилин кебек ич алар. Шуңа күрә аларга дөрес юнәлеш бирергә кирәк, – ди Рамил Кәррам улы. – Аларга спорт белән шөгыльләнү ошарга тиеш, шул вакытта гына балаларны уйнарга өйрәтеп була. Төп максатым – аларны бар яклап та үстерергә телим. Алар җитез, кыю, максатчан булырга тиеш. Бу сыйфатлар футбол өчен генә түгел, тормышта да ярап куячак. Әмма бөтен бәла шунда – замана балалары компьютер һәм телефоннан аерыла алмый. Безнең балачакта урам йөгерергә өйрәтсә, хәзер балалар диванда аунауны өстен куйган ата-аналарның күчермәсе булып үсә. Беренче күнегүгә 25 малай килде миңа. Шуның бишесе генә дөрес итеп йөгерә белә иде!

Күнегү бер сәгать ярым дәвам итә, шул вакытта күп нәрсәгә өлгерергә кирәк, әмма төркемгә авыр холык-лы бала эләксә, теләсәң-теләмәсәң дә аның белән тавыш күтәреп эшләргә, тәрбия эшенә бүленергә туры килә. Шуңа күрә беренче чиратта коллективта тәртип урнаштыруны хуп күрәм. Әллә нәрсәләр уйлап тапмыйм билгеле. Үз тәҗрибәмә һәм башка тренерлар кулланган дөнья яңалыкларына нигезләнәм. Кырда балалар бер-берсен тоеп эшләсен өчен парлап, өчәүләп, дүртәүләп күнегүне кулланам.

6-7 яшьлекләр әлегә башка шәһәрләргә чыгып ярышырга өлгермәгән. Үз футбол кырында гына эшлиләр. Туймазыга Октябрьский, Уфа, Бәләбәйдән командалар килә. Февральдә Низаметдиновның тәрбияләнүчеләре, Уфаның “Гастелло”сыннан гына отылып, икенче урын алган.

8 мартта тагын бер турнир үткән. Октябрьский, Бәләбәй һәм Туймазыдан яшь футболчылар катнашкан. Туймазылыларга тиңнәр булмаган. Алар, алтын медаль яулап, хатын-кызлар көнендә әниләренә бүләк ясаган.

Венера АШИРОВА.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: