Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 март 2019, 12:04

Мәчеләр, Кондрат һәм башка җәнлекләр турында

Хайваннарга багышланган хикәяләрне асылда авыл балалары иҗат иткән


Үткән ел ахырында гәзитебез яшь укучыларына “Үзебез ияләштергән җан ияләре өчен җаваплыбыз” дип аталган район бәйгесендә катнашырга тәкъдим итте. Яшь буынга экология һәм әхлак тәрбиясе бирүче бу җәмәгать проектын Нөркәй мәктәбендә уйлап тапканнар. Әзерлек һәм үткәрү эшләренә гомуми җитәкчелекне Русия кошларны саклау берлеге Туймазы бүлекчәсе үз өстенә алган. Чараны Хайваннарны сак-лау көненә һәм шушы мәктәп укучысы Айдар Шәңгәрәев истәлегенә багышлаганнар.

– Айдар Шәңгәрәев ачык күңелле, акыллы һәм игелекле малай иде, – дип искә ала Нөркәй мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Фаилә Ситдыйкова. – Аны иҗади киләчәк көтте, йорт хайваннары турындагы хикәяләре төрле басмаларда, шул исәптән “Бельские просторы” әдәби журналында да дөнья күрде. Әмма туганнан бирле эзәрлекләгән авыруы аяусыз булды.... Ул 2017 елның җәендә бакыйлыкка күчте.

Бәйгегә 40 шәхси һәм 5 күмәк эш тәкъдим ителде. Графика дизайнеры, фото һәм видеограф Эдуард Ситдыйков бәйгегә техника ярдәме (бүләкләү документлары бизәлеше, фотога төшерү) күрсәтте. Мәгариф идарәсенең мәгълүмат-методика үзәге методистлары Елена Тычинина җитәкчелегендә “Минем хайваным”, “Кызыклы тарихлар”, “Халык алдында чыгыш” һәм “Нәсер” бүлекчәләре буенча йомгак ясады. Жюри авыл мәктәпләренең чәмлелеген ассызыклап үтте, бәйгегә тапшырылган эшләрнең 32се авыл укучыларыныкы иде.

Туймазы районы һәм Октябрьский шәһәре ветеринария станциясе начальнигы Илгиз Насыйбуллин, “Айболит” ветеринария клиникасы директоры Алмаз Фәйзуллин, Айдарның апасы, Собханкул мәктәбенең химия һәм биология укытучысы Айгөл Шәңгәрәева хәйрия ярдәме күрсәтте. Алар үз акчасына җиңүчеләр өчен бүләкләр алды һәм бәйрәмдә аларны тапшырды.
Читайте нас: