Мәктәп автобусы шофёрлары – педагогия осталыгы, зур тормыш тәҗрибәсе һәм игелекле йөрәккә ия кешеләр. Балаларны беренче дәрескә илтеп өлгертү өчен алар таң әтәчләре белән бергә тора.
Мәктәп автобусларында көн саен 800ләп авыл укучысы белем артыннан сәфәргә чыга. Аларның хәвефсезлеген һәм белем йортына уңышлы килеп җитүен “Балалар” дип язылган сары автобусларга идарә иткән 30 шофёр тәэмин итә. Аларның барысы да машинага озак еллар идарә итә һәм барлык категориягә дә ия диярлек. Бу юнәлештә үз эшенең осталарына карата таләпләр югары, чөнки балаларын мәктәпкә озатучы ата-аналар тарафыннан аларга зур ышаныч күрсәтелгән.
Таһир Хамбалов менә 46 ел инде руль артында. 2012 елдан Кандра 2нче мәктәбендә автобус шофёры булып эшли. Башта балаларны ике авылдан җыя иде. Хәзер исә Ярмөхәмәттән үк автобус тулып килә – 40лап бала!
Альберт Фәрит улы сүзләре-нә караганда, мәктәп автобусы шофёрлары – авылда иң иртә уянучы. Җылы гараж юк, шуңа көзен һәм кышын машинаны җылытырга кирәк.Төзәтү-сипләү дә үз өстеңдә. Ял көннәрендә бала-чаганы шәһәргә дә алып барып кайта алар.
Таһир Дәүләт улы – җаваплы, фидакарь кеше. Малайлар аннан үрнәк ала – ул һәрвакыт пөхтә киенгән. Өлкән кеше буларак, малайларга кызларны алдан үткәрергә, чыкканда кул бирергә кирәклекне дә кисәтә ул. Һәм, әлбәттә, хәвефсезлек техникасы турында бер-ике сүз кыстырып куя. Балалар колак сала. Ә кызлар ни өчен ярата аны? Бәлки, Таһир Дәүләт улы буш вакытын бакчада үткәргәнгәдер. Кешеләргә матурлык бүләк итү өчен хезмәт сала ул.