Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 март 2019, 13:27

Җиңү безгә сулар һава кебек кирәк

“Туймазы-Арена”да районның алдынгы спортчыларын данладылар

Киеренке күнекмәләр, ярышлар, зур җиңүләр, җиңелү ачысы... Шушы өлешләрне үтеп һәм үз-үзеңә тугры калып кына, кеше спорт үрләренә менә ала.

Узган ел безгә җиде дөнья, кимендә 30 бөтенрусия һәм 300 республика ярышларында җиңү китерде.

Җиде спортчыбыз билбаулы көрәш, кикбоксинг һәм дзюдо буенча илебезнең җыелма командалары исәбендә чыгыш ясый. Шәһәребезнең “Спартак” футбол командасы саллы гына уңышларга иреште – ул БР Кубогы, БР чемпионатының көмеш медале иясе, футбол һәм кече футбол буенча республика авыл спорт уеннары җиңүчесе.

“Девон” командасының яшь хоккейчылары, Русия һәм КХР җитәкчеләре очрашуы кысаларында Кытайда иптәшләрчә матчта катнашып, бөтен дөньяга танылды.

2018 ел йомгаклары буенча Туймазы җәйге ГТО фестивале, муниципалитет хезмәткәрләре арасында ГТО фестивале җиңүчесе дип танылды. Без ветераннар, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасында спорт фестивальләрендә алдынгы булдык, БР авыл спорт уеннарында тоташ зачётта җиңдек.

Җиңү яулаган һәркемне шушы көннәрдә С. Гыймаев исемендәге “Туймазы-Арена” боз сараенда хөрмәтләделәр. Муниципалитет-район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов җиде спортчыга һәм аларның тренерларына 500 мең сум чамасы акчалата сертификат тапшырды. Акча муниципалитет бюджетыннан бүленде.

Бу көнне 1 һәм 2нче спорт мәктәпләре директорлары һәм тренерлары да республика Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгының Кубок, грамота һәм рәхмәт хатларына лаек булды. Спартакиада бүләкләренә ия булган предприятие һәм оешмалар, шулай ук укучылар, спорт сөюче гаиләләр һәм химаячылар да билгеләнде.

Спортның Олимпия төрлә-ре буенча ел спортчысы – йөзү буенча спорт мастеры Никита Демихов, Олимпиягә карамаган төрләре буенча – көрәш буенча спорт мастеры Айнур Сыртаев.
Читайте нас: