Туймазы хәбәрләре
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2019, 12:54

Пенсиядә йокым туяр әле!

Ишле балалы Лилия Чернова беркайчан да күңел көрлеген җуймый

Өязетамактан Туймазыга таба автомобиль җилдерә. “Әни, өлгермибез!” – дип, кемузардан биш бала кычкыра. Руль артында утырган ханым берни булмагандай җавап бирә:

“Өлгерәбез!” Чернов-лар гаиләсе әтиләрнең район советы оештырган “Үзенчәлекле чана” бәйрәменә ашыга. Шаян долматин көчекләренә барысы да шакката. Төньякта кранчы булып эшләгән әтиләренең телефон буенча җибәргән күрсәтмәләре нигезендә төзелгән чана да. Төп бүләк кемгә эләгүен язып торуның кирәге калмагандыр дип уйлыйм.

...Өязетамакка кичкә таба гына барып җиттек. Ихатада безне чыр-чу килеп Полли кушаматлы бәләкәй генә маэмай каршы алды. Аны машиналарга ягулык салу станциясендә ташлап калдырганнар. Лилия, кызганып, өенә алып кайткан. Шулай итеп кызы Азалиянең хыялы тормышка ашкан. Кыз бала яшерен-батырын гына Кыш бабайга Яңа елга көчек сорап хат язган булган – чып-чын, затлы нәселдән дә булмасын. Шулай булгач, җәмәгать, хыялланыгыз!

Тәрәзәгә бала-чага сарылган. Кочаклашып, исәнләшкәч, өйләрен күрсәтеп чыктылар: “Бу тегү машинасында әни бәйрәмнәргә костюмнар иҗат итә... Бу безнең бүлмәләр”. Коридордагы тәрәзә турында компьютер урын алган. Балалар ишле, озаклап утырып, күзләрен бозмасын өчен һәрвакыт күз-колак була әниләре.

Гаилә әгъзалары барысы да өйдә булмады: әтиләре яңа гына чираттагы эш вахтасына киткән. Черновларга кунакка барганда, ул аэропорттан шалтыратты. Николай хәләл җефетен мактап бетәлмәде, хатыннан уңдым диде – үзе эшчән, шаян, тугры.

Әтиләре эшкә киткәч, Лилия Шәйдулла кызының да вахтасы башлана. Йорт тулы бала-чага, сарайда Мишка кушаматлы үгез, берсеннән-берсе күркәм кәҗәләр: Таплыкай, Нубийка, Куян, Фенька, Малина, Мөхлисә, Кыңгырау. Иртәнгесе сәгать алтыда савылса, кичкесе төн уртасына туры килә.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: