Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2019, 11:38

“Мин Юдашкин түгел. Өйрәнәм генә”

10нчы сыйныф укучысы кием үрнәкләре иҗат итү белән мавыга

Күптән түгел Балалар (үсмерләр) иҗат йортында үткән “Гүзәллек галәме” бәйгесендә Туймазы 2нче мәктәбенең “Белое солнце пустыни” җыелмасына карата байтак мактау сүзләре әйтелде. Аның авторы – мәктәпнең 10нчы сыйныф укучысы Айгөл Джолдошева (фотода). Ул модель сыйфатында да чыгыш ясаган.


Айгөлнең күлмәкләренең күбесе өйдәге тегү машинасында тегелгән. Гаиләсендә барлык гүзәл зат вәкилләре дә иҗат белән мавыга: әбисе оста чигүче, әнисе тегүче, апасы (медицина университеты студенты) купшы күлмәк сызымнары әзерли.

– “Белое солнце пустыни” җыелмасын нәкъ шулай аталган фильм тәэсирендә технология укытучылары Ольга Лещенко һәм Людмила Каратаева белән бергәләп әзерләдек. Көнчыгышка хас үзенчәлекле кием тегәсе килде, – ди Айгөл. – Үрнәкләр өстендә өч ай эшләдек. Аның төп фикере – табигатьнең гаҗәеп өч күренешен – чүлдә шәфәкъ, кояшның иң югары ноктага күтәрелүе һәм баюын тасвирлау.

Бу кием үрнәкләрен технология буенча республика олимпиадасына әзерләгән ул. Кызның таланты моның белән генә чикләнми: ул башкорт теле олимпиадасының республика өлеше, рус теле һәм татар теле буенча муниципалитет өлеше бүләкләнүчесе.

– Гаиләдә дүрт бала без, һәркайсыбызның үз шөгыле, мавыгуы бар. Әти-әниебез безне һәрвакыт яңа кызыклы фикерләргә чәмләндерә һәм аларны тормышка ашырырга ярдәм итә. Алар төпле белемгә ия булган кешегә барлык ишекләр дә ачык дип исәпли, – ди укучы кыз.


Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас: