Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 март 2019, 12:18

Кызлар бәйрәмгә бара

8 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров тәкъдиме белән нәни патша кызлары тантанасы – сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен хәйрия чарасы узачак.

8 мартта Уфада Башкортстан Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров тәкъдиме белән нәни патша кызлары тантанасы – сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар өчен хәйрия чарасы узачак.

Чара Башкорт дәүләт опера һәм балет театрында үтәчәк. Республикадан чакырылган 6-14 яшьлек кыз балалар беренче тапкыр күңел ачу чаралары, биюләр һәм театр тамашасыннан торган зур бәйрәмдә катнашачак. Кичәгә Туймазыдан 5 кыз: Эльвина Әбдүнәгыймова, Эльза Кашапова, Камилла Гыймаева, Аделина Нуриманова, Радмила Сәлимова барачак.

Район Хакимияте аларга транспорт һәм күлмәкләр җәһәтеннән ярдәм итәчәк.

Туймазы районында сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән балалар һәм үсмерләрне тернәкләндерү бүлекчәсе мөдире вазифасын вакытлыча үтәүче Нәфисә Сәлимова сүз-ләренә караганда, кызларны юлда әти-әниләре, район Хакимияте вәкиле һәм шәфкать туташы озата барачак.
Читайте нас: